Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Күршеләре серне ычкындырды

Ул күзгә күренә торган булып туган, тырышкан, тырыша һәм һаман биеккә, бөеклеккә күтәрелә.

Читтән килүчеләрне мактап хәлләребез бетә безнең. Күрше тавыгы күркә булып күренә бит. Ә син үзеңнекеләргә күркә булып күренер өчен я күркә булып туарга, яки инде күркә булганчыга кадәр тырышырга кирәк.

Әлмәт төбәгендә талантлар әз түгел: данлыклы нефтьчеләр, табиблар, терлекчеләр, укытучылар, җырчылар. Ә менә театр артистлары арасында әлмәтлеләр бармак белән генә санарлык. Әлмәттә, Әлмәт районында туганнар диюем.

Гөлнара Кәшипова Кама-Исмәгыйль авылы кызы. Артист «местного производства». Берәмтекләп саный торганнарның берсе һәм берәгәйлесе ул. Аның булганлыгы, булдыра алганлыгы атлап йөрешеннән үк күренә. Үз-үзенә ышанган, үз көчен сизгән, тәвәккәл безнең Гөлнара. Сугып ега, тартып торгыза, җор тел, ут чәчеп торган күзләр, киң иҗат диапазоны, табигый талант, тырышлык. Мин белгән Гөлнара Кәшипова әнә шундый. Әйе, мин бит аның якташы булсам да, авылдашы түгел. Әллә никадәр мактый алам, кирәксә тәнкыйтьлим. Ә менә авылдашлары ни сөйли икән? Авылдашларына кем икән ул Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Шәүкәт кызы Кәшипова? Халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Хисам Камаловның авылдашлары үзләренең Гөлнаралары хакында нәрсә диләр?

Үзе дә белмидер әле, ә мин белдем. Сез дә белегез.

Газимә Кашапова,

укытучысы:

- Гөлнара Кама-Исмәгыйль мәктәбенә 1980 елда 1 нче сыйныфка укырга килде. 1988 елда мәктәпне тәмамлады. Сыйныфта алар өч кенә бала иде - ике кыз да бер малай. Уку дәверендә алар бик тату булдылар. Гөлнара «4» ле-«5»ле билгеләренә укыды. Бик шат, көләч иде. Киләчәктә артист һөнәрен сайлар дип уйламаган да идем. Бүген ул үзенең уңышлары белән Кама-Исмәгыйль авылы халкын гына түгел, бөтен татар халкын сөендереп тора. Алга таба мин аңа бәхетле, хәерле гомер телим. Иҗат чишмәсе саекмасын. Матур рольләре белән безне, барлык тамашачыларны сөендереп торсын.

Укытучы апа укытучы апа инде. Ничек китапка язарга тиеш, шулай сөйли. Газимә апаның укучысы белән горурлануы йөзенә чыккан. Артык эмоцияләргә бирелмичә, тыйнак кына укучысын мактый.

Ә күршеләре Нәфисә апа менә нәрсәләр сөйләде. Берәү дә белми торган серне ычкындырды.

 

Нәфисә апа Әхмәтҗанова, күршеләре:

- Без Гөлнараның әти-әнисе Кәнифәләр, Шәүкәтләр белән гомер буе дус булып яшәдек. Яшьтән үк. Печәннәрне дә бергә чаба, бергә әзерли идек. Күршелек өчен бик әйбәт кешеләр иде. Гөлнара кечкенәдән үк бик җор телле, шаян иде. Әнисе гармунда да уйный иде. Гөлнара да уйныйдыр әле.

Урманга җиләккә баралар иде һәрвакыт. Инәй ияртеп китә иде Гөлнараны. Инәй йөри алмый башлагач, Гөлнара тәлкәшләп җиләк җыеп, менә, Хәдичә әби, сиңа, дип, җиләк алып кайтып биргән иде. Бик ярдәмчел, бик кешелекле инде. Әти-әниләре шундый иде.

Берсендә Робертны йок-латам, бу йокламый. Йокла, гөжләмә, хәзер үзеңне кәҗә алып китәр, дим. Шул вакытта ишектән Гөлнара килеп керде. «Нәфисә апа, син мине күргәнгә кәҗә килә дидең-ме?» - ди. Аларның кушаматлары кәҗә иде. Юк, мин әйтәм, бала йокласын өченгә, дим. Көлештек инде икәү.

Рәхәт яшәсен, балала-рының игелеген күрсен. Бик әйбәт бала ул Гөлнара.

Әйе, авыл үзенчә яши, тузан бөртеге кадәр генә яхшылыгыңны да гомер буе онытмыйча күңелендә сак-лый. Шундый рәхәт, җанга якын гадәтләре, күркәм кешеләре бар шул туган авылның. Эчкерсез сөенә, һәр шатлык-куанычыңны, борчуларыңны үзенеке итеп кабул итә. Олысы да, кечесе дә шулай.

 

Рамазан Гайнуллин, 3 нче сыйныф укучысы:

- Без Гөлнара апаны бик яратабыз, ул уйный торган спектакльләрне яратып карыйбыз һәм безнең авылныкы булуы белән горурланабыз.

Балалы йортта бур тормый, ди халык. Аның эчен-дәге - тышында. Иң ихлас сүз аныкы.

 

Илсөяр Талипова:

- Без, авылдашлары, Гөлнара белән бик горурланабыз. Ул безнең Кама-Исмәгыйль мәктәбендә укып чыккан иде. Үзен укытмасам да, апаларын, абыйларын укыттым. Әти-әниләрен бик яхшы беләм. Бик тырыш, уңган гаиләдә үсте Гөлнара. Үзе дә шундый. Аның килен булып төшкән гаиләсен, каенанасын, каенсеңлесен дә беләм. Алар Гөлнараны гел яхшы яктан гына сөйлиләр. Мин, ул бит безнең авыл кызы, дип, бик горурланам инде. Гөлнара ул Әлмәт театрының иң талантлы артисткасы. Ул сәхнәгә чыгуга ук заллар яктырып китә. Иҗатында яңа уңышлар, гаилә бәхете телим.

Әлбәттә, шундый кызлары белән кем генә, нинди авыл горурланмас икән?! Әллә авыл саен артист туган да, атказанып, сәхнә шаулатканмы? Андыйларны Әлмәт районы авыллары буйлап чыра яндырып эзләргә кирәк әле. Алай да табуың икеле.

Рәзилә Галиева,
Мәдәният йорты җитәкчесе:

- Мәдәният йортында авылыбыз горурлыгы дигән стенд бар. Гөлнараның сурәте шунда урын алган. Гөлнара минем авылдашым. Без Гөлнарага бик рәхмәтле. Алар безгә бик матур спектакльләре белән киләләр. Һәрвакыт безнең белән элемтәдә тора. Аның белән мактанабыз, балаларыбызга аны үрнәк итеп куябыз. Син чын талант. Без сиңа карап сокланабыз, бәхетле бул, Гөлнара.

Күктә - Алла, илдә - патша, монда - сез, дип
җирле рәискә дә сүз бирергә булдык. Чүт кенә президент дип язмый калдым. Айсылу Шәйдуллина: Кама-Исмәгыйль авыл җирлеге башлыгы:

- Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Шәүкәт кызының безнең авылдашыбыз булуы белән чиксез горурланабыз. Ул уйнаган спектакльләрне Әлмәткә барып та, авылга килгәндә дә бик яратып карыйбыз. Искиткеч талантлы артистка. Иҗат уңышлары, бәхет телибез сиңа, Гөлнара!

Рәфкать Шаһиев

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса