Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт шәһәренең 2 нче лицеенда “Милләт мәшһүр адәмнәре белән мәртәбәле” чарасы узды

Чарада Рәфкать Шаһиевның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.

Әлмәт шәһәренең 2 нче лицей базасында “Милләт мәшһүр адәмнәре белән мәртәбәле” дигән исем астында милләтпәрвәр шәхес, мөгаллим, журналист Рәфкать Ширияздан улы Шаһиев белән очрашу уздырылды. Кичәне алып баручы 2 нче лицейның туган (татар) тел укытучысы Мирвәлиева Л.К. авторның тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштырды; Әлмәт драма театры актерлары Илназ Гыймалетдинов, Резеда Хәертдинова, Алсу Сибгатуллиналар шагыйрь иҗатындагы эмоциональ юнәлешне, патриотик романтиканы үзенчәлекле музыкаль-композицион форматта ачтылар; күңелләренә якын булган шигырьләрен авторның элеккеге студентлары укыдылар.

"Очрашуның онытылмас мизгелләреннән тагын берсе - Рәфкать Ширияздан улының әсәрләрен үзе башкаруы һәм хаҗ сәфәрендә алган куанычлары белән уртаклашуы булгандыр. Вакыт ягыннан шактый ук сузылса да, очрашу бер тында сизелми дә үтеп китте", - дип хәбәр итәләр 2 нче лицейдан.

 

 

 

Фото: Әлмәтнең 2 нче лицее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса