Милләт мәшһүр адәмнәре белән мәртәбәле
Катлаулы сәясәт, күпләребезгә бөтенләй аңлашылмый торган вәзгыять, туган телебезгә астыртын һөҗүмнәр һәрдаим безне, туган тел сагында торучы укытучыларны, борчып, тынгысызлап тора. Без гел эзләнүдә. Ни гаҗәп: соңгы вакытларда гел таяну ноктасы эзлибез.
Уй-хисләребез, теләк-омтылышларыбыз белән уртаклашучыларга якынрак булырга тырышабыз. Бәхетебез: бар икән әле ул безнең таяну ноктабыз.
Алар - милләтебезне мил-ләт итеп саклап калу мәйданына көрәшкә чыккан мәшһүр шәхесләребез. Һәм шуларның берсе - мил-ләтпәрвәр шәхес Рәфкать Шаһиев белән шәһәребезнең 2 нче лицеенда мөгаллимнең элеккеге шәкертләре белән ачыктан-ачык сөйләшү, туганнарча аралашу оештырылды. Әлеге очрашуны оештыручы, лицейның милли эшләр буенча директор урынбасары Лилия Мирвәлиева Рәфкать Шириаздан улының тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштырды.
Кичәбезнең икенче өле-шендә һәркем үзен борчыган, үзе ачыклык кертергә теләгән соравын биреп калырга, җаваплар табарга ашыкты. Ә сораулар шактый күп җыелган иде, вакыт ягыннан шактый ук сузылса да әлеге очрашу, язучының хикәяләре бер тында, җиңел генә укылган кебек, сизелми дә үтеп китте. Күп җаваплар шигъри аһәң белән, шигъри моң белән үреп бирелде. Шуны әйтергә кирәк, «без бу очрашуда үзебез белеп бетермәгән Шаһиевне ачарга тырыштык. Шигырьләрен укыганда үзебез аңлап бетермәгән шигъри дөньяга үзе белән бергәләп «сәяхәт» иттек. Күпләребезнең, «тагын бер укыйм әле шигырьләрен», «кабат укымыйча булмас ахры», диюләренә җавап таптык. Чөнки шагыйрь һәр шигырендә кечкенә генә бер реплика аша «дөнья сурәте»н ача, тел белгече буларак, «деталь» белән эшләүгә өстенлек бирә, әйтелгән һәр фикерне сүз «егәрлеге» аша җиткерә. Ягъни, кайбер шигырьләрен аңлау өчен, күрәсең, әзерлекле укучыны да күздә тота шагыйрь. Шагыйрьнең эчке монологы (лирик герой монологы дип кабул итәргәдер) заман рухы белән янәшә атлаучыларга тагын да якынрак, аңлаешлырак булса кирәк. Шагыйрь үзенең бер шигырендә болай ди:
Дөнья элеккечә, үзгәрмәде,
Кояшы да чыга шул яктан.
Синең белән мин ул - без кешеләр,
Бу дөньяны шулай болгаткан.
Күрәбез, бу дөньяда һәр үзгәрешкә, һәр кыенлыкка, һәр башбаштаклыкка мин дә, син дә, сез дә гаепле, ди лирик герой. Чынлап та шулай бит, уйлап карасаң. Сәбәбе бер генә, ул да булса - битарафлык, шәхси мөнәсәбәтләреңне өстен кую, үзең турында гына уйлау. Ә котылу юлын да уйлап тапкан бит кешелек: имеш, дөнья гаепле, дөнья үзгәрде бит.
Шапылдатып яптым капкаларны,
Чылтыратмый элдем келәсен.
Моңа кадәр ачык күңелемә
Бүген белмим кемнәр киләсен.
«Фикер» образы өстен-лек алган әнә шундый ши-гырьләре дә яңгырады бу кичәдә. Мондый үзенчәлек өстенлек алган шигырьләрен авторның элеккеге студентлары Рәзилә Илдар кызы, Роза Равил кызы, Гөлшат Илтөзәр кызы, Алсу Илгиз кызы, Эльвира Илдус кызы укыдылар. Һәм, форсаттан файдаланып, шагыйрьдән авторның адресатка әйтергә теләгән фикерләрен белеп калырга ашыктылар. Чөнки шигырь укыганда укучы (бу очракта фикерне кабул итүче) шагыйрь фикерен үзенчә кабул итә. Бәлки бу табигыйдер дә, ләкин авторның мөнәсәбәтен белү, чагыштыру аша үзеңә бәя бирү, тоемлауны тикшереп карау да булды бу.
Шагыйрьнең һәр шигы-рендә фәлсәфәгә, фәлсәфи мәсьәләләргә үзенчә якын килү милли яшәешебезнең реаль чынбарлыгы аша хәл ителә дибез икән, шәт, автор үзе дә килешер безнең белән. Яшәеш һәм роле, кешелеклелек һәм мәрхәмәтсезлек, авторның фәлсәфи эзләнүләре. Шунысы куанычлы: фәлсәфи проблематиканың чишелеш юлларын да фәлсәфи яктан укучыга җиткерә шагыйрь.
Шагыйрь иҗатындагы эмоциональ юнәлешне,
патриотик романтиканы очрашуга кунак булып килгән Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары Илназ Гыймалетдинов, Резеда Хәертдинова, Алсу Сибгатуллиналар үзенчәлекле форматта ачтылар. Мин һәм милләт төшенчәсен гади дә, аңлаешлы да, шул ук вакытта тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм иттеләр.
Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтәсе килә, артистлар күрсәткән шигъри композицияне аерым тематика буенча әзерләп, аерым бер милли проект буларак, «Пушкин картасы» кысаларында тәкъдим итәргә була. Шул төркем Әлмәт язучылар оешмасының 60 еллыгы мөнәсәбәте белән яки әдәби бер чорга багышлап 45-50 минутлык чыгышлар әзерләсә ничек матур булыр иде. Тырышып-тырышып телебезне үги итәргә омтылган бер чорда аларның үз-үзләрен тотышы, киемнәре, сәнгатьле сөйләмнәре үзе бер милли тәрбия.
Бер шигырендә шагыйрь:
Сызган, бозган гамәл дәфтәремне
Син дә ачып кара,Кызыл кара белән язып куйган
- Туры юлдан бара, - ди.
Эчке монологка корылган мондый шигырьләр авторның үз укуында яң-гырагач тагын да отышлырак булды, безгә калса. Эчке кичерешләр белән мотивлаштыру аша шагыйрь образын, лирик герой характерын тагы да эмоциональрәк кабул иттек.
Кыйблага килсәк, ул ши-гырьләрендә бәян ителгән «гамәл дәфтәре»ндә ачык чагыла. Кыйбласы туры, сайлаган кыйбласына тугры да шагыйрь. Очрашуда катнашучылар янә бер кат инандылар: кыйблаң дөрес булганда, таяныр нокта һәрчак бар.
Милләтне мәртәбәле итү-че мәшһүр затларны үз-вакытында таный белергә, табарга һәм югалтмаска гы-на кирәктер.
Сөйләшүебезнең онытылмас мизгелләреннән тагын берсе Рәфкать Шириаздан улының хаҗ сәфәрендә алган куанычлары белән уртаклашуы булгандыр. Изге җирдә алган тәэсирләре, Аллаһның рәхмәте белән иңгән могҗизалар, хикмәтле хәлләр дә шактый була бу изге сәфәрдә. Бу турыда башка вакытта. Шагыйрь әйтмешли «бу үзе бер кыйсса».
Асрамага биреп булса да, бу авыр чорда телебезне сак-лап калу теләге белән янган мөгаллимнәребез күңелендә әлеге очрашу киләчәккә өмет чаткыларына очкын кабызгандыр, шагыйрьгә илһам чыганагы булгандыр дип ышанабыз.
Фәрит Шәйдуллин, Эльвира Гыймадиева, Әлмәт шәһәре 2 нче лицей-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа