«Рухият» әдәби җыентык чыгарачак
Хөрмәтле әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр!
Хөрмәтле әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр!
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә 60 ел тулу уңаеннан, «Татнефть» җәмгыятенең «Рухият» программасы белән берлектә юбилей җыентыгы әзерлибез.
Әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләрдән әсәрләрен көтәбез.
1. Шигырь – 6-8 (күләменә карап);
2. Проза (хикәя, повесть (өзек) – 8-10 бит.
Әсәрләр 14 шрифт, 1,5 интервал белән басылган булырга тиеш.
3. Исем фамилиягез, кыскача автобиографиягез кирәк.
4. Фоторәсем.
Язмалар татар яки рус телләрендә кабул ителә. Нефть төбәгендә яшәүчеләр (18 яшьтән алып) 1 апрельгә кадәр түбәндәге электрон адресларга эшләрен җибәрә алалар:
Татар телендә - zifa8655@mail.ru
Рус телендә – ankatian@mail.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа