Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Театрның «крутой чувагы», яки «Тыкрык»ка кергән негр

Туп кебек «нечкә» билле Нәфис үзенең пластикасы, сыгылмалылыгы белән тамашачыларны әсир итте.

Мин аңа Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәре буенча куелган спектакльне караганда игътибар иттем.

«Алла бәндәсе» булган бер авыл малае, Шәмси абыйсының улы булып чыкты ул. Әллә ни сүзе дә юк үзенең, ә менә шул кыска гына күренеп киткән арада да тамашачы игътибарын җәлеп итә алды. Аның сөйләшү рәвеше, үз-үзен тотышы, дөньяга карашы, башкаларга мөнәсәбәте уч төбендәге кебек күренде. Шулай итеп ул күпләр исәргә санаган кешеләрнең башка ягын ачып бирә алды. Бию кичәсе күренешендә исә тамашачыларны үзенең пластикасы белән таң калдырды. Андагы хәрәкәтне, мимиканы күргәч күпләр «аһ» иттеләр. Театрга йөрүчеләр яшь артист Нәфис Газиев турында сүз барганны аңлаганнардыр.

Баулы егете Нәфис эшче гаиләсендә туып-үсә. Артык күзгә-башка бәрелеп тормый. Ләкин кечкенәдән җыр-музыкага, биюгә тартыла. Әтисе янында юл тө-зелешендә дә эшли, Баулы телевидениесендә оператор да була. Тик бервакытта да музыкадан, биюдән аерылмый. Төрле фестивальләрдә актив катнаша. Үзен эзли торгач, Нәфис Алабугадагы мәдәният көллиятенең хореография бүлегенә укырга керә һәм актерлык бүлеген тәмамлап чыга.

Бик тә баналь яңгырый, әйеме. Ул шулай сөйли, ә нигездә бер дә гади, гадәти егет түгел Нәфис Газиев. Үзе дә, киеме дә, дөньяга карашы, башкаларга мөнәсәбәте, яшәү фәлсәфәсе дә башкалардан аерылып тора. Без бит андыйларга беркадәр сәерсенеп карыйбыз. Мин-зәлә театры да курка әлеге егеттән. Тамак ерта торган артык кашык булып йөргәнче дип, егет Баулысына кайтып китә. Эшсез узган ярты елны бик авыр кичерә. Сәнгатькә мөкиббән киткән егет агачтан юнып төрле әйберләр, музыка уен кораллары ясый башлый. Шулай да күңел театрга тартыла.

Башта Әлмәт театры режиссеры Ильяс Гәрәев белән сөйләшә, аннан директор Фәридә Исмәгыйлева алдында сынау уза.

- Нишли беләм, бөтенесен күрсәттем. Шигырь, җыр, битбокс, брейк-данс... «Ооо, кызык, син әнә «Тыкрык»ка керерсең, негр булып» ди. Шуннан эшләп киттем. Менә инде өченче ел китте, - ди ул, елмаеп.

Директорның алга карап фикер йөртә торган ханым икәнен исәпкә алсак, чыннан да, бик стандарт булмаган, «үзенчәлекле фактура»ны эшкә алуы гаҗәп түгел. Тик син бит гел аның янәшәсендә түгел, ә тулы бер коллективта эшлисең. Мин коллективның аны ничек кабул итүе белән кызыксынам.

- Башта инде «Бу нинди панк? Кайдан килеп чыктың син?» дигән кебегрәк караганнар иде. Юк, нормально кабул иттеләр. Бөтен җирдә дә шулай инде яңа кешене. Безнең монда коллектив бик әйбәт, - диде ул, балаларча эчкерсез елмаеп.

Әйе, аның шундый табигать баласы булуы, тормышны идеаллаштырмыйча, ничек бар шулай кабул итеп, аны үзенчә анализлавы янәшәдәгеләрдә кызыксыну уята. Аның шулай булуы Нәфис Газиевка образлар тудыруда зур ярдәм. Тагын бер әйбергә игътибар итәргә кирәк, ул бөтен эшне дә яратып эшли.

- Бөтен эшне дә яратып эшләргә кирәк. Син шул вакытта янәшәдәгеләрне дә дәртләндереп җибәрәсең, - ди ул үзе.

Карыйм, күзләрендә балаларда гына була торган эчкерсез елмаю, шатлык. Ул хәтта минем белән булган әңгәмәдән дә рәхәтлек ала. Башкалар игътибар да итми торган нәрсәләрдән мәгънә эзли.

Гадәттә тамашачы да, тәнкыйтьчеләр дә төп рольләрне башкаручыларга игътибарны күбрәк бирәләр. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки үзәктә кайнаганнар күзгә ныграк күренә, син күбрәк алар язмышы белән яшисең. Ә менә кечкенә генә икенче пландагы рольне башкалар да яратырлык итеп, җете төсләр белән тамашачыга җиткерү, яраттыру җиңелләрдән түгел.

Аны тамашачы да, сәнгать белгечләре дә «Ул әле өйләнмәгән иде»дә ачты. Алай гына да түгел, сәхнәдәшләре дә аны шул рольдә өр-яңадан таптылар.

- Әлеге спектакль гыйнвар ахырында Казанны «алгач», ниндидер үзгәрешләр сизмәдеңме? - дим Нәфискә.

- «Кайдан килеп чыктың син?» - диделәр. Мин эшкә килгәч тә шулай дигәннәр иде бит. Бер үк җөмлә. Ә аларда шундый контраст. Эмоциядә дә, мимикада да, тонда да. Менә бу фишка!

Нәфис Газиевның бүген дистәгә якын роле бар. Х. Сарьян әсәре буенча куелган «Агыйделнең аръягында» спектаклендә дә ул бераз акылга таманрак егет ролен уйный. Ә бит аларның тормышы башка бер дөнья.

- Мин юләрләрне яратам. Аларның дөньялары чиста, - диде ул, бернинди шаярусыз. - Ул рольләрне әзерләгәндә ютубтан махсус андый кешеләрнең мимикаларын, хәрәкәтләрен өйрәнәм.

 

Галстуклы, ыспай егетләр янәшәсендә Нәфис Газиевның үз йөзе, кабатланмас үз образы бар. Ул дөньяны табигатьтәге төрле авазлар, тавышлар, тормыш шау-шуы аша кабул итеп яши. Ялгызы калып табигатьне тыңлау, су акканын, яңгыр яуганын, кошлар сайравын, яфраклар кыштырдавын ишетү җанына рәхәтлек, ләззәт бирә. Табигать белән бәйләнешен өзми яшәгәнгә аңарда ихласлык, эчкерсезлек, самимилек көчле.

 

Мин шулай дип язгач, укучы, бу бик тә беркатлы икән, дип уйламасын. Бәлки беркатлыдыр, тик ул искиткеч белемле, көн саен үзе өчен яңа дөнья ачып яши. Төрле диннәр тарихын, төрки дөньяны, аларның фәлсәфәсен өйрәнә, аны үзенең яшәү рәвешендә оста файдалана.

 

Ул театрның «крутой чувагы». Әйтәләр бит, «торт өстендәге чия» дип. Бу инде чия генә түгел, ә бик-бик зур чия, гибрид.                              

Уңышлар юлдаш булсын сиңа, Нәфис!

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса