Бар җырымны илгә багышладым
Шәһәр җәмәгатьчелеге, татар зыялылары герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар.
Еллар узгач та исемнәре онытылмый, кылган гамәлләре тагын да бәһалерәк булган шәхесләр, эшләр була.
Җәлил - һәр икесен берләш-тереп, татар халкының данын гасырларга алып баручы милләт улы.
Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан җәмәгатьчелек аны искә алырга җыелды. Чараны Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Рамазан Йосыпов Җәлилнең «Кылыч» шигыре белән башлап җибәрде. Әлеге шигырь бүгенге көнгә бик аваздаш иде.
Тантанада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов Муса Җәлил батырлыгының әһәмиятен, яшь буында патриотик тәрбиягә басым ясарга ки-рәклеген ассызыклады.
- «Моабит дәфтәрләре»н-дәге юллар совет халкының ныклыгын, батырлыгын, Бөек Җиңүнең нинди корбаннар бәрабәренә яулап алынуын күрсәтә, - диде Тимур Дмитриевич.
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев та Җәлил батырлыгының хәрби антка тугрылык һәм югары гражданлык үрнәге булуына тукталды.
Бөтендөнья татар кон-грессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова бүгенге вәзгыятькә тукталып, нык булырга, янәшәдәге батырларны күрә белергә өндәде.
Җәлилне искә алу шигырьсез, шагыйрьләрсез була алмый. Халык шагыйре К. Булатова, шагыйрьләр Н. Сабирҗанова, М. Әхмәтшина, балалар язучылары Резеда һәм Лилия Фәрхетдиновалар, Р. Шаһиев Мусаны үз иҗат-лары белән зурладылар. Мәктәп укучылары да чарага буш кул белән килмәгәннәр иде. Алар чын йөрәктән татар һәм рус телләрендә М. Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр.
Герой-шагыйрь хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде, һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Чара шәһәрнең Үзәк паркында урнашкан «Ассоль» кафесында дәвам итте.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа