Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әллә кемнәр яши Әлмәттә

Эксперт-криминалист, полиция капитаны Артур Ибраһимов «Яңа татар пьесасы- 2022» бәйгесендә җиңү яулады. «Бабайның бабасы» фантастик комедиясе 2 нче урынга, «Күрше авыл догалары» пьесасы 3 нче урынга лаек булды.

Унсигез яшькә кадәр шигырь язмаса, яки 18 яшьтән соң да шигырь язса, ул кешене табибка күрсәтергә, дигән мәзәк йөри язучылар арасында. Шигырьне аңларга да, аңлатырга да була. Монда бит пьеса, драма әсәре, фантастика...

Филология, журналистика кебек юнәлештән шактый читтә торган кешенең әдәбият мәйданына чыгуы әлмәтлеләр өчен сенсация булды. «Татнефть» берләшмәсенең генераль директоры урынбасары булып эшләгән Үзбәк Саттаровтан соң әдәбиятта бу - икенче күренеш. Шуңа да без әлеге «уникаль табыш»ны редакциягә кунакка чакырдык.

Артур Ибраһимов бүлмәгә үзе белән бер кочак яктылык, җиңеллек, уңай эмоцияләр алып керде.

- Артур, бу эш ничек, нәрсәдән башланып китте?

- Күптән күңелемдә бар иде бу. Татар әдәбиятын, драматургиясен яратып укыйм. Т. Миңнуллин әйтмешли, «татар халкы пьесаларны укырга ярата». Мин шулар рәтенә керәм дә инде. Бер 5 ел элек пьеса язуда үземне сынап карарга булдым. 2019 елда әле үземә бик ышанып бетмичә генә катнаштым, чөнки әле башлап кына караган идем. 2022 елда инде үземә ышанып, хәтта нәрсәгә дә булса өмет итеп дияргә дә ярыйдыр, катнаштым. Минем иҗатымны шулай югары бәяләгәннәре өчен жюри әгъзаларына бик зур рәхмәт. Конкурс ябык булды. Шул ябык булуы да бәлки яңа исемнәрне ачарга мөмкинлек бирәдер. 2019 елда Алабуга егете Артур Шәйдулла лауреат исемен алды. Миңа аның үрнәге этәргеч булды. Ул да белеме буенча юрист. Шуны күреп, мин дә үземне сынап карарга булдым. Бу соңгысы булмас дип ышанып калам.

- Сине драматургия нәр-сәсе белән җәлеп итте?

- Аллага шөкер, татар әдәбиятына мәхәббәтне мәктәп елларында сең-дерделәр. Укытучыларыма бик рәхмәтле. Башта мин үземне чәчмә әсәрдә сынап карарга булдым. Килеп чыкмады. Дөресен генә әйткәндә, сүз байлыгы җитеп бетмәде. Аннан вакыт та җитмәде. Чәчмә әсәр бит ул фикерләрне чуалдырмыйча, утырып язуны таләп итә. Аннан җиңел генә, җайлы гына пьесага күчеп карарга булдым. Ул да алай гына килеп чыкмады. Чөнки драма үзе бер дөнья. Анда икенче төрле фикерләргә кирәк. Бер 3-4 ел черновик-лар, ертып атулар, паузалар, ышанмаулар. Аннан инде, тынычланып, төрле интервьюларны, татар, рус, чит ил драматургларының әсәрләрен укулар. Чөнки һәрберсенең үз фишкасы бар. Драматургияне теория укып өйрәнгәнче, әсәрләрне укып тәҗрибә туплау миңа кулайрак булды.

- Исеме үк күрсәткәнчә, бу бәйгедә бит әле тамашачыны җәлеп итәрлек яңа фикер яңгырарга тиеш.

- Минем икенче яратып укыган жанр - фантастика. Яшьтән үк табигать фәннәре белән кызыксына идем. Белемем дә шул өлкәдә. Рус, чит ил фантастларының әсәрләрен яратып укыйм. Соңгы елларда үзем өчен татарлардан Адлер Тимергалинны ачтым. Ул математик, астроном. Аның күбрәк фәнни фантастика. Фантастика белән драматургияне бергә берләштерү үзеннән-үзе килеп чыкты. «Бабайның бабасы» комедиясен бик яратып яздым. Үземне ка-нәгатьләндергән беренче әсәрем. Аны язганда, материаллар туплаганда да мин эчке бер ләззәт алдым.

- Хезмәтең буенча син сәнгатьтән шактый ерак өлкәдә эшлисең. Үзеңнең театрга йөрергә вакытың каламы?

- Декабрь аенда Әлмәткә килүемә 10 ел булды. Әл-мәткә килүгә, беренче эш итеп театрга бардым. Гадәттә хатыным белән йөрибез. Еш йөрибез дип әйтә алмыйм, ләкин һәр премьераны калдырмаска тырышабыз. Һичьюгы ул турыда язмаларны булса да укыйм.

- Профессиональ драматурглар белән аралашып, алардан «дәрес» алганың булдымы?

- Юк, әлеге бәйгегә кадәр дә, аннан соң да булмады. Рәмис Латыйпов ВКда язармын дигән сүз әйткән. Әлбәттә, бу минем өчен бик мөһим. Ә болай иң беренче тәнкыйтьче ул минем хатыным.

- Бүгенге драматургиягә нәрсә җитми дип уйлый-сың?

- Хәзерге драматург-ларның әсәрләрен укып-күзәтеп барырга тырышам. Һәрберсенең ниндидер аерылып торучы ягы бар. З. Хәкимнең театраль романнары, И. Зәйниев инде ул үзе театр кешесе. Ул театр таләп иткән тиешле дәрәҗәдә яза. Бу бәйгедә С. Юзеев белән таныштым. Артур Шәйдуллада яшьләрне кызыксындыручы темалар бар. Аның «Сагынырсызмы?» дигән пьесасы Камал театрында куелды. Шул ук Артур Шәйдуллага килгәндә, аның антиутопия1, киберпанк2  фикерләре миңа ошый. Миңа калса, татар театрларына яшьләрне тартучы, кызыктыручы шул темалар кирәктер бүген.

- Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева бүген театрларга комедия җитми ди. Килешәсеңме?

- Бүгенге көндә, чыннан да, халыкка комедия кирәктер. Чөнки атмосфера шундыйрак, кешенең кәефен күтәрергә кирәк. Ләкин тиешле фикерне, кирәкле сүзне драма җиткерә икән, бүген аларга да урын бар дип уйлыйм.

- Т. Миңнуллинның атак-лы «Әлмәндәре» кебек әсәр тагын булырмы, әллә андыйларны кабатлап куяргамы?

- Миңа калса, андый классик әсәрләрне яңартып сәхнәләштерү режиссердан тора. Камалда Ә. Еникинең «Рәшә» премьерасында булып кайттым. Әсәр инде кайчан язылган, ә менә яшь режиссер Айдар Җаббаров аны бүгенге тамашачыны, бигрәк тә яшь тамашачыны кызыксындырырлык итеп куйган. Талантлы яшь режиссерлар күптән язылган классик әсәрләрне заманчалаштырып, кызыклы итеп куя алачаклар.

- Артур, шигырьне, мәсәлән, телефонга да язарга мөмкин. Ә драма әсәрен утырып язарга кирәк. Моның өчен вакыт кайчан табыла, иҗат процессы ничек бара?

- Бер интервьюда Равил абый Сабыр «Үз персонажларың артыннан язарга җитешергә генә кирәк» дигән фикер әйткән иде. Мин аның белән тулысынча килешәм. Фикер килә башлый икән, язып өлгерергә генә кирәк. Пьеса күләме ягыннан күп булмый. Эскизын бер ике-көндә язарга мөмкин. Ә инде чын буяулар белән ясарга вакыт күп кирәк. Фикерләр еллар буе тупланырга мөмкин. Аны онытмас өчен язып барырга кирәк. «Күрше авыл догалары»н ике ел чамасы яздым. 3-4 тапкыр бөтенләй үзгәртергә туры килде.

- Артур, син Казанга барганда 2, 3 нче урын икәнен белдеңме?

- Юк, конвертларны спектакль башланырга ярты сәгать калгач кына ачтылар. Мин 8 финалист арасында ике әсәрем булганын гына белдем.

- Бу хәбәрне иң элек кем-гә әйттең?

- Хатын шунда иде, ул күреп белде, ә үзем шалтыратып әбиемә әйттем. Әбиемә минем мавыгуым аеруча ошый. Ул Иске Комазан авылында. Үзе дә шигырьләр язгалый.

- Димәк, иҗат буш урыннан барлыкка килмәгән?

- Әйе.

- Син җитди кешеме, әллә юморны яратасыңмы?

- Юморсыз  булдыра алмыйм, җитдилек картайта.

- Дингә мөнәсәбәтең ничек?

- Мөселман дине тра-дицияләре булган гаиләдә үстем. Әбиләрем өйрәткән догаларны һәрберсен хә-терлим. Дарвин теориясен бер семестр өйрәнсәм дә, сорауларым күп, шуңа күрә ышанам. Мөнәсәбәтемне «Күрше авыл догалары»нда аңларга була.

- Син әни малаемы, әллә әти малаемы?

- Малай кеше әнисен якын күрә, ул табигать белән шулай җайланган, тик әти ул минем өчен үрнәк.

- Нинди хоббиларың бар?

- Шул хобби аркасында шушы көнгә җиттем инде (көлә).

Әлмәт татар дәүләт драма театры 17 гыйнварда үзенең яңа арт-мәйданында (музейда) «Бабайның бабасы» фантастик комедиясен укуны оештырды. Әңгәмәбез әлеге укудан соң дәвам итте.

- «Бабайның бабасы»н язганда син хәзерге яшь-ләрнең гаилә корырга ашыкмауларын, тормышта ни егет, ни кыз булмаган кешеләрнең барлыкка килүен күз уңында тот-тыңмы?

- Әйе, нәкъ шулай.

- Менә беренче тапкыр әсәреңне профессиональ артистлар укыды. Син канәгатьме? Актерлар син әйтергә теләгән фикерне бирдеме? Әллә алар үзләренчә күргәнме синең әсәрне?

- Әлмәт театры актерлары югары дәрәҗәдәге профессионаллар. Алар кәгазьдәге текстны «терелттеләр», бу минем өчен чын могҗиза. Алар минем фикерне тулыландырып тапшырдылар. Мин бик канәгать.

- Әсәрдә бабайның яратып әйтә торган «анаңның ботинкасы» дигән сүзе бар. Син үзең сүгенәсеңме, әллә «ботинка»дан тирәнгә кермисеңме?

- МВДда эшләп гади халык телен белмичә булмый (елмая). Аңламаячаклар. Сүгенгәндә иң мөһиме кешене рәнҗетмәскә, әгәр аны кирәкле вакытта, кирәкле урында һәм кирәкле кеше белән куллансаң, ул араларны якынайта, җиңеләйтә генә. Бабайлар сугышны шуның ярдәмендә җиңгәннәр диләр бит (елмая).

- Әгәр дә театр җитәк-челеге бу әсәрне куярга алынабыз дисә?

- Минем өчен көтелмәгән зур шатлык булачак. Әгәр дә инде Әлмәт театры алына икән, минем өчен бу бик зур горурлык була. Һәм моны минем Әлмәт шәһәренә, халкына булган рәхмәтем дип кабул итәрләр дип уйлыйм.

- Артур, әңгәмәң өчен рәхмәт! Уңышлар юлдаш булсын сиңа!

Белешмә

lИбраһимов Артур Мөҗип улы, 1989 елда Мамадыш шәһәрендә туган, урта белемне шунда алган.

l 2006-2011 - Казан дәүләт университеты студенты, биология факультеты. 

l2011-2012 - армия хезмә-тендә.

l2012 елдан МВД хезмәт-кәре, бүгенге көндә полиция капитаны, эксперт-криминалистлар бүлегенең начальник урынбасары.

lТормыш иптәше Эльза белән ике бала - Эльмира һәм Батырны үстерәләр.

 

 

 

1 Антиутопия - барлык кешеләр өчен идеаль яшәүгә омтылып, тискәре үсеш тенденцияләре барлыкка килгән дәүләт яки дөнья стилен тасвирлаган әдәби-нәфис жанр.

2 Киберпанк - компьютер чорындагы технологик алгарыш фонында кеше культурасының кимүен чагылдырган фәнни-фантастик жанр.

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса