Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Илсур Хәертдинов: «Театрда тәрбияләнгән бала башка төрле була...»

Бүген Әлмәт татар дәүләт драма театрында биш пар яшь артистлар гаиләсе эшли. Бу бит үзе гадәти булмаган бер күренеш.

Хәер, Әлмәт театрының гадәти булмаган эш алымнарына тамашачылар да, театр белгечләре дә күнекте инде. Тик бу театр гына түгел шул... Гаилә - башка дөнья.

Алар - биш пар яшь артист гаиләләренең иң тәүгеләре. Театрдагы ул «яңалык» нәкъ менә алардан башланып китә. Сүзем Әлмәт татар дәүләт драма театрының яшь, талантлы артистлары Резедә һәм Илсур Хәертдиновлар һәм тәрбия турында.

Алар матурлык эзләүдән, матурлык күрүдән туктамыйлар. Гел эзләнүдә. Әлмәт театрының тагын бер шундый үзенчәлекле ягы бар, аларга җитәкчелек үзләрен төрле яклап ачу, күрсәтү мөмкинлеге тудыра.

Форсаттан файдаланып, Илсур балалар өчен театр студиясе ачып җибәрә, ә Резедә яңартылган музей - «арт-мохит»та сәнгать сөючеләргә шигъри мизгелләр бүләк итә.  Илсурда педагоглык, режиссерлык сәләте булса, Резедә - шагыйрә. Һәм әлеге гаилә үзләре тапкан, үзләре ачкан матурлыкны балаларга, сәнгать сөючеләргә бирергә тырыша, шуннан ямь-тәм таба. Бу бит барысы да төп эш белән параллель алып барыла. Гомумән, Әлмәт театры артистларының роль юк дип бушка селкенеп йөрергә вакытлары юк.

Хәзерге көндә Илсур «Тылсым» балалар театр студиясен оештырып, шуны җитәкли.

- Илсур, дөньяны матурлык саклап калыр дигән гыйбарә яши. Син нинди теләк-максатлар белән алындың бу эшкә?

- Әлбәттә, монда йөргән балаларның бөтенесе дә ки-ләчәктә артист һөнәрен сайласын дигән максат белән түгел. Театр бит ул тәрбия мәктәбе. Тукай да бит «Театр яктылыкка, нурга илтә» дигән.

- Үзе театрдан, сәхнәдән ерак торган ата-анага нинди киңәш бирер идегез? Гомумән, алар нәрсә өмет итеп китерәләр сезгә балаларын?

- Монда укытучыдан тора. Һәрбер баланың сәләте бар. Бу театр училищесы түгел, менә сез алып килдегез дә, мин аңардан артист ясыйм дигән әйбер юк, әлбәттә. Театр студиясе балага үсеш бирә. Кайбер бала бер елга бер адым, ә кемдер 10 адым атлый. Аларның барысына да игътибар бар. Бер бала начар сөйли икән, андыеның пластикасы яхшы булырга мөмкин. Кемнеңдер тел бик әйбәт, андыйга шигырь бирәбез. Икенчеләрдә тел дә, пластика да юк, ә ул ритмны яхшы тоемлый. Без шулай һәр баланың мөмкинлеген ачарга тырышабыз. Студиягә 5 тән алып 10 яшькә кадәрге балалар йөри. Бүген бездә 5 төркем эшли. Татар театры булса да, безгә төрле милләт балалары килә. Әлбәттә, кайберәүләр татар телен камилләштерергә дә бирә баласын. Тик ул вакыт эчендә генә, өйдә дә татар телендә сөйләшмәсәләр, без ул баланы татар теленә өйрәтеп чыгара алмыйбыз. Ләкин кечкенә балаларда өмет күбрәк.

Эшебезнең нәтиҗәсен елына ике тапкыр күр-сәтәбез. Декабрь аенда һәм каникулларга таралыр алдыннан йомгаклап спектакль чыгарабыз. Бик сәләтле балалар булганда 4 яшьлекләрне дә алабыз. Сүз дә юк, студиягә йөрүче 50 баланың барысы да артист булмый, бәлки арада берсе шул юлны сайлар. Ә кем өчендер ул хобби булып калыр. Берәүләр театрның тугры тамашачысы булыр. Ул балага ачылырга, үзенә ышанырга мөмкинлек бирә. Театрда тәрбияләнгән бала башка төрле була.

Балалар арта, рольләр эшләргә кирәк. Шуңа да без Татарстанның атказанган артисты Гөлнара апа Вәлиева белән эшлибез. Менә быел яшь артист Илүсә Нәбиуллина да әлеге студиядә эшли башлады.

...Әйе, әле бит икең дә шул театрда. Өйдә балалар, ятлыйсы рольләр, тудырасы образлар. Гаилә мәшәкатьләре. Шуны да әйтергә кирәк, уллары Ризван да инде сәхнә «тәмен» белә, спектакльләрдә катнаша. Әйткәнемчә, әлеге гаиләнең хуҗабикәсе - артист Резедә Хәертдинова талантлы шагыйрә дә. Һәм сер итеп кенә әйтәм, бөтен театр дөньясын шаулаткан «Җил артыннан» әсәре дә тамашачыга аның тәрҗемәсендә килеп иреште.

- Резедә, ә син шигъ-рияткә кайчан вакыт та-басың?

- Аңа махсус вакыт кирәк түгел инде. Илһам килгәндә теркәп кенә куярга кирәк. Ул бит вакытка карап тормый. Менә әле вакыт бар, тик вакыт бар дип кенә шигырь тумый, - дип рәхәт итеп көлеп җибәрде ул.

Гомумән, һәр икесенә төпле фикер, сайлаган һө-нәрләрен ихлас ярату, коллегаларына, остазларына хөрмәт хас.

 

Алар театрга 2011 елда киләләр. Дистә ел, бер карасаң, бик аз, икенче яктан карасаң, алай ук аз да түгел. Шул вакыт эчендә шактый гына рольләр тудырырга, бик күп төбәкләрдә гастрольләрдә булырга өлгергәннәр инде. Уллары Ризван 1 нче сыйныфта укый, кечкенә Хәят бакчага йөри. Шат елмайган йөзләр, эчкерсез көлү, бер-берләренә ихтирамлы, игътибарлы мөнәсәбәт.

 

Сөйләшкәндә бер-берсен бүлдерми генә тыңлый белү. Гел китапта язганча. Мин үзара мондый мөнәсәбәтне шактый гомер иткән хәзрәт белән остабикә арасында гына күргән идем. Димәк, китапка да чынны, тормыштагыны язалар икән, кайвакыт. Аларга карап сөенеп утырдым.

Яшьлек, син чыннан да шулкадәр матур, шулкадәр самими, чиста икәнсең. Алар белән сөйләшми, бары тик яшьлеккә сокланып кына да утырырга мөмкин икән. Мин аларның һәр икесен дә төрле рольләрдә, төрле образларда күргәнем бар. Аларның тудырган рольләре дә чын, табигый, ихлас - үзләре төсле.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса