Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Легкие крылья» урам театры «Оле Лукойе» спектаклен күрсәтәчәк

Спектакльдә җиде артист катнаша, әкиятнең озынлыгы — 25 минут.

 6 гыйнварда, Әлмәтнең «Каракүз» скверында "Легкие крылья" урам театры "Оле Лукойе" спектаклен күрсәтәчәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына театр җитәкчесе һәм режиссеры Гөлназ Ханнанова хәбәр иткән.

Спектакльдә җиде артист катнаша, әкиятнең озынлыгы — 25 минут.

Сюжет буенча, танылган әкиятче Оле Лукойе үзенең тылсымлы командасы белән бергә хыялларын чынга ашырырга омтылачак. Фея, мәче, сакчылар-гигантлар һәм коңгыз-уйлап табучы — алар барысы да тамашачыларны тылсым  дөньясына чумдыралар.

"Оле Лукой " режиссеры-Мәскәүдән «Высокие братья» театрыннан урам клоуны  Денис Васильев. Тамаша 6 гыйнвар көнне 18.00 сәгатьтә башлана.

Спектакль күрсәтелгәнче 14.00-18.00 сәгатьләрдә Әлмәт урам театрыннан кышкы уеннар, әкияти персонажлары йөреше узачак. Тамашалар 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

 Әлмәтнең урам театры "Абикины сказки" премьерасын тәкъдим иткән иде. Шулай ук безнең шәһәрдә Самарадан «Пластилиновый дождь» урам театры чыгыш ясады.

 

 

Фото: "Легкие крылья" урам театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса