Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Дөньяны ихласлык саклый

Кемдер дөньяны матурлык коткара ди, икенчеләре исә ихласлык ди. Икесе дә коткарсын. Бүген без моңа бик тә мохтаҗ.

Тыштан ялтыраган, эчтән калтыраган матурлык белән дөньяны да, илдәге иминлекне дә саклап калып булмады кебек. Димәк, ихласлык җитмәгән була инде... Ә ул ихласлык самими күңелле, яхшылыкка чын күңелдән ышанган балалар җанында.

Узган җомгада Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге Риза Фәхреддин исемендәге татар гимназиясенең бер төркем укучыларын үзенә кунакка чакырды.

 

Менә кайда ул чиста, керсез күңелләр, чын ихласлык. Кунакка кем инде күчтәнәчсез килсен?! Гимназия шәкертләре мондый күркәм гадәтне, әлбәттә, беләләр. Минзилә апалары Габидуллина һәм Гөлнур апалары Гаптелхакова белән берлектә язучыларыбыз өчен җанлы бер тамаша әзерләгәннәр иде. Укучыларның саф татар телендә сөйләшү-аралашулары, татар моңын, татар сүз сәнгатен тоя белүләре язучыларыбызда чиксез шатлану хисләре уятты. Укытучы апаларының аерым чыгышлары очрашуны тагын да нурландырып җибәрде.

Үз чиратында язучылар да, кунакка чакыручы хуҗалар буларак, укучыларны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар. Әлмәттән халык шагыйре Клара Булатова, Зинаида Захарова, бертуган Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар, Минзифа Әхмәтшина, Рәфкать Шаһиев, Мөслимнән халык язучысы Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, Азнакайдан Резедә Шәрипова, Мирсәй Гариф, Фәйрүзә Исмәгыйлевалар укучыларны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар. Тере язучылар белән аралашу укучыларның үзләренә дә кызыклы булды. Әлмәтебездә яшәп иҗат итүче язучылар белән очрашып торсалар да, Мөслим, Азнакайда яшәүче әдәбият әһелләренең кайберләрен әле тәүге тапкыр күрделәр. Әлбәттә, Клара Булатова, Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Зинаида Захарова кебек гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган олпат язучыларыбызның балаларга әйтер сүзләре күп иде.

Очрашу «Ассоль» кафесында чәй табыны артында дәвам итте. Әлеге кафе Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә һәрвакыт хәерхаһлы булды. Әдәби кичә татар халкының гимны булган «Туган тел» җыры белән тә-мамланды.

Яшәсен туган тел! Яшәсен әдәбият!

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса