Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында борынгы музыка кораллары турында өч сәгатьлек мастер-класс узды

Борынгы музыка коралларында башкарылган көйләр Кәләй авылы мәдәният йортында яңгырады.

Анда мастер-класс белән педагог һәм музыкант-фольклорчы Геннадий Макаров килде. 

Думбра - кыллы музыка коралы. Ул  20-нче гасырга кадәр төрки культурада киң таралган була. Аның белән безнең якларда да уйнаганнар.

Тумышы белән Әлмәтнеке булган Геннадий Макаров-Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыковедение кафедрасы доценты. Күп еллар этник музыка коралларын торгызу белән шөгыльләнә, традицион музыка-инструменталь мәдәният, халык җырлау стиле турында барысын да белә, фольклор җырлары язмаларын җыя һәм шифрлый. Туган якларына ул үз белемнәре белән уртаклашырга кайтты.

"Хәзер инде тупланган белемнәрне, җырларны, бу инструментлар турында мәгълүматларны яшь буынга һәм халык ансамбльләрендә катнашучыларга тапшыру вакыты җитте",-дип билгеләп үтә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров.

Геннадий Макаров, башкалардан тыш, Татарстан республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы да. Аның мастер-классы бу халыкка багышланган республика айлыгы уңаеннан үткәрелде. Дәресне керәшеннәрнең иҗат коллективлары карады.

Борынгы инструментлар тавышын ишетергә һәм аларның тарихын белергә Әлмәт музыка көллияте студентлары да килгән. Мастер-класска халык иҗаты (этно) бүлеге укучылары да кушылды.

"Без бүген монда керәшен җырлары турында күп яңа мәгълүмат алырга, аларның инструментларын өйрәнергә, алар турында күбрәк белергә килдек", – ди музыка көллияте студенты Инзилә Мостафина.

Борынгы уен коралларында уйнау белән генә чикләнмәделәр, мастер-класста катнашучылар борынгы җырларны өйрәнделәр, аларны тәрҗемә иттеләр һәм аңлаттылар.

Өч сәгатьлек мастер-класс керәшеннәр республика айлыгы кысаларында икенче чара булды. Агымдагы елның 2 ноябрендә айлык Казандагы Емельянов исемендәге керәшен үзәгендә зур концерт белән тәмамланачак.

 

 

Фото: ЮВТ видеосыннан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса