Тармакның алтын тамырлары
«Тамырлар» конкурсында җиңүчеләр җыелган халыкны талантлары белән шаккатырдылар.
Драма театрында «Татнефть» компаниясе ветераннарының гала-концерты узды. Анда талантлы, нәшат пенсионерлар хор белән җырлауда, инструменталь сәнгатьтә, ялгыз башкаруда, мелодекламациядә һәм башка бик күп яктан үз осталыкларын күрсәттеләр.
Эшләмәүче пенсионерлар арасында талантлар фестивале рус һәм татар телләрендә Әлмәткә багышланган ике җыр башкару белән башланып китте. Тармак ветераннары туган төбәкләренә, тырыш хезмәтләре белән үзләре үк күтәргән нефть тармагына булган мәхәббәтләрен әнә шулай аңлаттылар. Конкурста катнашучыларның чыгышлары шулай ук «Әл-мәтнефть» һәм «Елховне-фть» идарәләре, Елховой нефть эшкәртү заводы юбилейларына һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган иде.
Үзешчәннәрнең иҗади конкурслары «Татнефть»тә инде күптән традициягә әйләнде. Әмма быел компаниянең Әлмәт территориаль башлангыч проф-союз оешмасы аларга яңа сулыш өрде: анда оешма ветераннары да катнаша башлады. Ә конкурсның исеме - «Тамырлар» республикабыз нефть сәнәгатенең нык-лы тамырларын символлаштыра.
«Татнефть Профсоюз» төбәкара профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Яруллин талантлы кешеләрнең бар яктан да талантлы булуларын, моны «Татне-фть» пенсионерларының үзләренең иҗади чыгышлары белән раславын ассызыклады.
Ул шулай ук пенсионерларга булышуны күздә тоткан зур гына чаралар программасы эшләнүе турында сөйләде. Болар - иҗади, спорт вакыйгалары һәм төрле бәйрәмнәр уңаеннан ветераннарны котлаулар.
Әлмәт территориаль башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Рузәл Шәймәрданов, фестиваль кунакларын һәм лауреатларны сәламләп, шушындый мөһим социаль программаны тормышка ашыруда катнашу мөмкинлеге тууына шат булуын белдерде.
- Хәзер теләсә кайсы хез-мәткәр, лаеклы ялда булуына карамастан, үзенең талантын, сәләтләрен күрсәтә, үзен кирәкле итеп тоя ала. Безнең ветераннар бик кыю һәм алардан башка оешмабыз бу кадәр абруйлы була алмас иде, - диде ул.
Алга таба «Тамырлар» фес-тиваленең иң яхшы концерт номерлары яңгырады. Артистлар шигырь сөйләделәр, төрле телләрдә җырлар башкардылар, музыка уен коралларында уйнадылар. Залда утырган ветераннар исә аларга гөрләтеп кул чапты, һәрберсенең таланты белән соклануларын белдерде.
Иң ахырдан чыгыш ясау-чы кеше тавыш бирү йомгаклары буенча «Алтын тамырлар» номинациясендә җиңүче дип танылган Разил Таҗетдинов булды. Бик тиздән ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыена, шулай да бәйрәмнән читтә кала алмаган: тамашачыларга биеп тә, җырлап та күрсәтте.
«Татнефть» компаниясенең Әлмәт территориаль ветераннар советы рәисе Николай Бочкарёв фикеренчә, шушы кадәр энергия, дәрт-дәрман бары тик актив ветераннарга гына хас була ала.
- Сезнең фидакарь хезмә-тегез бәрабәренә безнең компания югары үрләр яулый алды, сез күтәргән югарылыктан түбән төшәргә хакыбыз юк. Сез эштә дә талантлы булдыгыз, иҗатта да нәкъ шундыйлар! Хәзер сезнең бурыч - шатланып-куанып яшәргә генә! - дип йомгак ясады Николай Бочкарёв.
Чыгышлар конкурс лауреатлары һәм призерларын, профсоюз оешмаларының иң яхшы хезмәткәрләрен һәм «Татнефть» ветераннарын бүләкләү белән аралашып барды.
Арина Сафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа