Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Музыка серләренә төшендерәләр

«Нефтьче» мәдәният сараенда мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен «PROMузыку» программасының интер-актив агарту концертлары циклы старт алды.

Мәдәни чаралар мәктәп яшендәге балаларны һәм яшьләрне музыкага җәлеп итүне, бу өлкәдә аларның белемнәрен ныгытуны күздә тота. Проектта катнашучылар өчен мультимедиалы интерактив концертлар уздырыла. Беренчесе мәктәп укучылары өчен оештырылган иде. Профессиональ квартет күренекле шәхесләрнең барокко, классицизм һәм романтизм кебек юнәлешләрдәге әсәрләрен тәкъдим итте. Чара викторина белән тә-мамланды.

Чираттагы музыкаль чара 31 октябрьдә Әлмәт студентлары өчен уздырылачак. Анда татар, рус һәм Европа музыкасының иң яхшы үрнәкләре яңгыраячак. Концерт ремикс форматында үтәчәк. Студентларга классик музыка заманчалаштырылган формада тәкъдим ителәчәк.

Проект барышында биш концерт кую планлаштырыла. Яшь тыңлаучылар ел дәвамында рус һәм чит ил классикасы үрнәкләре белән таныша, башкарылучы әсәрләр һәм аларның авторлары турында кызыклы фактлар белә алачаклар.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса