Байлар Сабасында әдәби Сабантуй
Сәяхәт бик мавыктыргыч та, рәхәт тә, рухи байлык, күңелгә тынычлык, якты мизгелләр салып калдыра. Тормышны әлеге мизгелләр бизи, баета.
Быелгы җәй ничектер үзенчәлекле булды. Вакыйгалар бер-берсенә үрелеп, салмак кына үз көенә актылар. Җәйнең соңгы матур мизгелләре.
Әй, матур безнең туган як! Сөбехан Аллаһ. Никләр генә шушы матурлыкның ямен, тәмен татып яшәргә генә теләмибез икән без? Гел матди байлык кына түгел, җан азыгы да кирәк бит күңелгә.
Шатлыклы мизгелләр җан азыгы, тәмле шифа бирүче табигать кочагы... Матур урыннар, яхшы, якты күңелле шәхесләре күп бит халкымның.
Байлар Сабасында үт-кән әдәби Сабантуй шу-ның мисалы.
Гел шәһәр белән бәйле булды тормышымның соңгы еллары. Татарларым үз теленнән читләшә. Татар авылында да мап-матур итеп үз телендә аралашмый халкым. Татар татар инде, матур мәгънәле исеме үк әйтеп тора милләтен. Ә юк. Никтер читләшә яшь буын, кырын карый, җайлыны, уңайны эзли халкымның кайбер кешеләре.
Менә, гөрләтеп, Байлар Сабасы якларыннан, бәйрәм рухыннан тәм табып кайткач, җаным бераз тынычланды. Юк, халкым кызыксына бит үзенең тарихы белән, матур әдәбияты, күренекле шәхесләре белән.
Әдәби марафонның җанатары, ватанпәрвәр, көчле рухлы кыз-уллары җыелды әлеге әдәби Сабантуйга. Татарстаным гына түгел, күрше Башкортстаннан, Киров өлкәсеннән дә килгән татарларым. Үз әдәбиятын, үз язучыларын, тарихын өйрәнүче олы җанлы кешеләр.
Сәяхәт юлдан башлана. Татар барда - хикмәт, хәтәр бар.
Ә хикмәт - ул шәхес, гади кеше. Юл буена кызык вакыйга, тормыш мәктәбе, шатлыгы белән бүлешеп бардылар сәяхәт итүче әдәби марафончылар. Кеше күңеле көзге дә, диңгез дә ул. Клара апа белән туган-тумача турында сөйләшеп, Зәй-Каратай авылына күңелдән сәяхәт кылдык. Клара апа белән танышуыма бик шат мин. Фотосурәтләр ясап, безнең сәяхәтебезне бизәгән Минсәгыйть Зәйнуллович. Ул да киң күңелле шәхес. Туган авылы Денистә музей оештырган. Шул күңелле мәшәкатьләре турында сөйләде ул, фотосурәтләр күрсәтте. Шулай ук хөрмәтле мөгаллим-мө-галлимәләребез, тынгысыз, бала күңеленең серләрен төшенеп, белем биреп, шуннан тәм, ямь тапкан иҗади һөнәрдәшләрем Кадрия апа, шаян, киң күңелле Гулумовлар, Нәркәс Мөкатдәс кызы, Мәмәт укытучылары Ләлә һәм Гөлнур, Ильмира дустым, Кәшердән Гөлнара һәм әлеге бәйгегә мәхәббәт уятучы һәм сәяхәтне оештыручы мөгаллимә, китап серен тирәнтен балалар, өлкәннәр күңеленә сала белүче Гөлия Нәбиулла кызы. Безне туплап, автобус юллап, музейлар күрсәтеп, күңелебезгә яктылык өстәүче киң күңелле мөгаллимәбез. Рәхмәт Сезгә!
«Сезнең белән разведкага да, әдәби көрәшләргә дә барып була» - бу Гөлия Нәбиулла кызының сүз-ләре. Әйе, чынлап та, бик тату, бердәм булып оештык. Катнаштык, укыдык һәм җиңдек без әлеге бәйгедә. Сабантуй булгач, әдәби көрәш тә, чүлмәк вату, кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу да булды. Килешкә гармунчыларның матур татар көйләре яң-гыратулары, тәмле Саба коймагы, матур чыгышлары белән каршы алды безне Байлар Сабасы.
Әлеге бәйгене оештыручы татарның чын егете, җанатары Раил Гатауллинга бик зур рәхмәт. Интернет челтәрләре аша матур әдәбият сөюче халкымны берләштерүегез, туплавыгыз өчен. Дөнья челтәрендә туган телем - анам теле, әби-бабам мирасы яңгырый. Китап ул - белем чишмәсе, якты нур. Шул нур күңелебезне яктыртсын, үсешкә юл ачсын.
Сабантуйга бару мөмкинлеге тудырган, автобус биреп, безне җибәрүче җитәкчеләребезгә, БТКның Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Нәгыймулла кызы Зариповага, автобус-та безне җилдәй җитез йөртеп кайтучы Олегка, безгә изге теләкләрен теләүче дусларыбызга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын! Киләчәктә дә бергә, бердәм булып яшик!
Луиза Фарукшина,
әдәби марафончы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа