Әлмәт оркестры бөтенроссия тынлы һәм эстрада-джаз оркестрлары конкурс-фестивалендә беренче урынны алды
Чара Новоуральскта узды.
26 августтан 28 августка кадәр Новоуральскида традицион «Яңа Урал фанфаралары»тынлы һәм эстрада-джаз оркестрларының бөтенроссия конкурс-фестивале узды. Фестивальдә Россиянең 20 шәһәреннән 27 оркестр катнашты.
Әлмәтне «Әлмәт» милли мәдәният үзәгенең джаз-тынлы һәм эстрада музыкасы универсаль оркестры тәкъдим итте, аны Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Николай Прец җитәкли. Нәтиҗәдә, оркестр «профессиональ тынлы оркестрлар» номинациясендә беренче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа