Яхшы кәеф, тән сихәте җанга рәхәтлек өсти
Әлмәттә Яшьләр көнен бәйрәм итү уңаеннан оештырылган барлык чараларда да спорт һәм иҗат хакимлек итте.
«Татнефть» компаниясе ярдәме белән шәһәрнең дүрт мәйданчыгында гаять колачлы итеп күңел ачу һәм спорт программалары оештырылган иде.
Яшьләр көне кысаларында әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары сәламәт яшәү рәвешенә тартыла, үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтә һәм рәхәтләнеп күңел ача алдылар.
Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркы биләмәләрендә һәм шәһәр күлендә «Татнефть» компаниясе төркеме һәм сервис-идарә итү блогының VI яшьләр спартакиадасы узды. Җиде төр ярышта катнашу өчен 600 гә якын кеше теркәлде. Кайберләре спортта үз көчләрен тәүге тапкыр гына сынап карадылар. Әйтик, «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең не-фтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехы (ЦКППН) әйдәүче инженер-технологы Артур Вәлиуллин сапсёрфингта ярышырга булган. Элегрәк аның мондый тактага басып та караганы булмаган.
- Шунысын гына беләм, анда ышанычлы басып торырга һәм интенсив рәвештә ишкәк белән ишәргә кирәк. Тәүге тапкыр катнашканга күрә җиңүгә ышанычым аз, әмма бу бик мөһим дә түгел. Бары тик вакытны сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрергә исәбем. Үземне сапсёрфингта сынап карау мөмкинлеге килеп чыгуына бик шатмын. Сәләтем барлыгы ачык-лана икән, алга таба да шөгыльләнермен дип уйлыйм, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты Артур Вәлиуллин.
Текә кыядай диварны буйсындыру ярышларында беренче булып «Елховнефть» идарәсе ЦКППНыннан газ җыю буенча оператор Татьяна Ларионова чыгыш ясады. Ул бик дулкынлана иде, чөнки спартакиадага ике атна кала гына шөгыльләнә башлаган.
- Эш шунда, мин башта ярышта катнашырга ризалаштым, аннан соң гына моңа өйрәнә башладым. Күптәннән хыялланган булсам да, бу ниятемне һаман кичектерә килгән идем. Ә спартакиада минем өчен бер этәргеч булды, шулай итеп теләгемне тормышка ашырырга җай чыкты. Трассада нибары дүрт тапкыр булдым, бүген биредә тәҗрибәле спортчылар күп булуын беләм һәм шуңа да җиңүгә исәп тотмыйм, әлбәттә. Һич югында адреналин хисен тоясы, ниндидер яңа әйберләр беләсе килә. Әмма яңа катнашучылар арасында беренче булырга тырышачакмын, - дип сөйләде яшь спортчы.
Ярышларда ачыкланганча, Татьяна Ларионова үз көченә юкка гына шикләнгән икән - ул трассаны шактый тиз арада үтә алды.
«Татнефть» компания-сенең персонал белән эш-ләү идарәсеннән корпоратив культураны үстерү һәм яшьләр сәясәте бүлеге әйдәүче белгече Дмитрий Несмин бәйрәм кунаклары алдында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Бүгенге яшьләрнең күбесе актив ялны һәм спортны сайлый, шуңа күрә бәйрәмне шушындый форматта оештырырга карар ителде дә, дип билгеләп үтте ул.
- Без бу трендны аңлап тотып алдык һәм менә инде өченче ел рәттән Яшьләр көне «Әлмәт спортта» дигән девиз астында уза. Без сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз һәм физик культура белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырабыз, - дип шәрехләде Дмитрий Николаевич.
Шулай ук пляжда беренче тапкыр FACE-TO-FACE хип-хоп стилендә биюләр бәйгесе дә узды. Анда өлкәннәр генә түгел, әлеге культурага мө-киббән киткән кечкенәләр дә бик теләп катнашты. Руфина Шәрәповага нибары җиде яшь, әмма ул инде дүрт ел хореография белән актив шөгыльләнә икән һәм мондый бәйгеләрнең нәкъ менә аның өчен булуына шикләнми. Кызның әнисе Руслана Шәрәпова Әлмәткә Казаннан килүләре һәм ярышлар булачагын ишетеп, шунда ук теркәлергә карар итүләре турында сөйләде.
- Әлеге хип-хоп-батлда үз көчебезне сынап карарга кирәклегенә һич кенә дә шикләнмәдек. Өстәвенә, шушындый кызыклы бәйрәмгә эләгүебезгә бик шатбыз. Биредә бар да зәвыклы, яшьләрчә, Әлмәт шушы ягы белән безгә бик ошый, - дип билгеләп үтте Руслана Шәрәпова.
Бәйрәмдә төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар үз-ләре өчен яңадан-яңа шө-гыльләр таптылар. Алар өчен күпсанлы мастер-класслар һәм уеннар оештырылган иде. Шулай ук күбесе тизлеккә карбыз ашау ярышын бик теләп күзәтте. Сынауны уңышлы үткән катнашучылар призларга лаек булса, җиңә алмаучылар да кайгырмады - алар болай да тәмле ризык ашап ләззәтләнде бит инде.
Авыр атлетчы, дөнья рекорды куйган Руслан «Ягуар» Садыйков шоу-тамаша күрсәтеп, тамашачыларны чын-чынлап шаккатырды. Кулларында торып, ул дүрт пассажир утырган 3 тонналы автомобильне урыныннан күчерде, берничә өлкән кешене баш өстенә күтәрде һәм башка күп кенә трюкларны башкарды. Бәйрәмне бик яхшы оештырулары ошавын билгеләп үтеп, ул:
- Биредә урам юнәлешләре бик күп тәкъдим ителгән, алар хәзер зур популярлык казана бара. Минемчә, заман белән бер адымда атлау һәм кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту бик мөһим, - диде.
Кич белән шәһәрнең төп сәхнәсендә Россиянең һәм республикабызның популяр эстрада артистлары концерты булды. Биредә Люся Чеботина, T-Killah, Анет Сай һәм Jamberry кавер-төркеме чыгыш ясады. Шулай ук Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов бүләкләү тантанасын үткәреп, нефтьчеләр каласының иң актив яшь-ләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Ахырдан Әлмәт күген аллы-гөлле бәйрәм салюты утлары балкытты.
Арина Сафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа