Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә "Play with joy" халыкара җәйге мәктәбе ачылды

Проект Россия Федерациясе Президенты граждан җәмгыятен үстерү гранты буенча үткәрелә.

"Нефтьче " мәдәният сараенда «Play with joy» халыкара җәйге мәктәбен ачу тантанасы булды.

Бу вакыйгада район башлыгы Тимур Нагуманов катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, Әлмәттә сәнәгать юнәлеше генә түгел, ә нефть чыгару белән бергә талантлар да үсә. "Бүген без коллегалар белән бергә эшли торган юнәлешләр күп. Нәкъ менә классик юнәлеш – ул гади генә түгел, катлаулы, һәркемгә аңлаешлы түгел, әмма ул иң кыйммәтле юнәлешләрнең берсе. Классик музыка-ул бар иде, бар һәм яшәячәк. Һәм, һичшиксез, ул һәр иҗат өчен нигез булып тора", - дип ассызыклады Тимур Дмитриевич.

Җәйге мәктәптә музыка уку йортлары укучылары һәм студентлары, шулай ук Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән музыкантлар катнашачак. Бу хакта «Нефтьче» мәдәният сарае директоры Рамил Садриев сөйләде. Шулай ук ул кыскача мәктәп эшчәнлеге белән таныштырды. Атна дәвамында алар белән Санкт-Петербург консерваториясе каршындагы урта мәктәпнең әйдәп баручы укытучылары шөгыльләнәчәк. Җәйге мәктәп укытучылары сыйфатында шулай ук Удмурт дәүләт филармониясе артистлары һәм «Nobilis» кыл ансамбле солистлары да катнаша.

Җәйге мәктәптә катнашучылар интерактив формада яңа әсәрләр белән танышачак, яшьтәшләре һәм профессиональ музыкантлар белән бергә музыка күрсәтәчәк.

Уку нәтиҗәләре буенча 7 июньдә «Нефтьче» мәдәният сарае базасында җәйге мәктәпнең отчет концерты узачак. Иң яхшы номерлар 8 июньдә Екатерина Мечетинаның II Халыкара «Притяжение музыки» фестивале кысаларында гала-концертка кертеләчәк, ә иң яхшы катнашучылар гала-концертта «Nobilis» кыллы ансамбле белән солистлар сыйфатында чыгыш ясаячак.

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса