Әлмәт районы Рус Акташы авылында 200 курчактан торган күргәзмә узды
Анда элеккеге заман уенчыклары белән бүгенгеләрен дә күрергә мөмкин иде.
Анда 50 еллык уенчыклар да, 35 ел элек эшләнгән барбилар да, тильда курчаклары да бар.
Кемдер курчакларны ташлый, ә Рус Акташында яшәүче хатын-кызлар аларны җыя, реставрацияли, кием-салым тегеп, балаларга һәм өлкәннәргә күрсәтә. Күргәзмәдә узган еллардан алып, бүгенге көнгә кадәр эшләнгән 200 уенчык җыелган. Аларның кайберләре замана балаларына аеруча ошады, ә кайберләре совет чоры балаларының хатирәләрен яңартты.
Күргәзмәдә 200 курчак тәкъдим ителде. Әмма аларның реаль саны тагын да күбрәк. Аларның күбесе әлегә тартмаларда яталар, саклау һәм күргәзмә өчен урын юк. Оештыручыларның бу турыда иедялары бар, әлегә авыл хакимиятеннән ярдәм көтәләр.
«Музей булуын телибез, чөнки болар барысы да безнең өйдә саклана. 50 ел буе сакланган уенчыклар бар, аларны беркайда да сатып алып булмый, безгә алар бик кадерле. Бу-безнең балачак, без балаларга әби – бабайларының нинди уенчыклар белән уйнавы турында сөйлибез, күрсәтәбез», - дип йомгак ясады күргәзмәне оештыручы Татьяна Зюзгина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа