«Генерал» урынбасары булган язучы
Үзбәк Саттаров исеме бүгенге китап укучылардан бигрәк нефть тармагы ветераннарына яхшырак таныш. Ничек инде «генерал» урынбасарын белмәскә яки онытырга мөмкин?!
Замандашлары аны биләгән урынына карап түгел, ә чын кеше булганы өчен бәялиләр, хөрмәт итәләр.
Бүген дә шулай. Чөнки башкача мөмкин түгел. Ул һәр яңалыкның башында тора. Аның бар да исәпләнгән, бар да төгәл. Кешегә күтәрелеп бер авыр сүз дәшмәс. Андагы сабырлык, үз эшенә бирелгәнлек, хезмәттәшләренә хөрмәт әллә ничә җитәкчегә җи-тәрлек була. Исән булса, язның беренче бәйрәме көнне аңа 100 яшь тулган булыр иде.
Үзбәк Газиз улы Саттаров 1922 елның 8 мартында Татарстанның Әлмәт авылында (хәзерге Әлмәт шәһәре) урта хәлле крестьян гаиләсендә туа (1982 елның 7 октябрендә Әлмәт шәһәрендә кинәт вафат була). 1939 елда Әлмәт урта мәктәбен тәмамлагач, Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында, аннары Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендә Урал индустриаль институтында укый, ләкин институтны тәмамларга ту-ры килми - 1941 елның августында аны армия хезмәтенә чакыралар. Бер ел хәрби училищеда укып техник-инженер белгечлеге алганнан соң, Үзбәк Саттаров сугыш беткәнче фронтның алгы сызыгында була, Курск, Воронеж, Белгород өлкәләрен, Украинаны азат итү сугышларында катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены (1945) һәм медальләр белән бүләкләнә. 1947 елда Үзбәк Саттаров Казан дәүләт химия-технология институтының өченче курсыннан укуын дәвам иттерә һәм аны 1950 елда тәмамлагач, 1952 елга кадәр Кемерово шәһәрендәге химия комбинатында башта инженер-конструктор, аннары проектлар бүлегенең өлкән инженеры булып эшли. 1952 елның августында туган шәһәре Әлмәткә кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр Татарстан нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләрендә механик, инженер, баш инженер, ә 1965-1982 елларда «Татнефть» производство берләшмәсенең генераль директоры урынбасары булып эшли.
Кешегә, эшче халыкка хөрмәт аның канында, җанында. Ул шундый гаиләдә тәрбияләнә. Үз заманында әтисе Газиз абыйга киңәш-табыш итәргә, кирәкле документлар яздырырга ярты Әлмәт халкы йөри.
Гади нефтьчеләрнең, инженер-техник хезмәткәр-ләрнең эшләре аңа бик яхшы таныш. Шуңа да табылган, эшкәртелмәгән нефтьнең гадел бәялән-мәвенә аның җаны әрни. Ул үзебезнең төбәктә нефть химиясе үсешен, нефть эшкәртүне күрергә тели, шуңа зур өметләр баглый. Ул төбәгебезнең патриоты була. Аны үзара яратып, үз итеп Ленин, Даһи, Үзбәк Газбензинович дип тә йөртәләр. Югары квалификацияле белгеч-инженер, уйлап табучы буларак, Татарстан нефть һәм газ сәнәгате үсешенә зур өлеш кертә, нефть һәм газ җыю, ташу һәм хәзерләү техникасына, технологиясенә кагылышлы күп кенә фәнни хезмәтләр яза. Бу өлкәдәге хезмәтләре өчен ул техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә һәм «РСФСРның атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» дигән мактау-лы исемгә лаек була. Бер үк вакытта Үзбәк Саттаров әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә, татар балалар әдәбиятында миниатюр хикәяләре белән таныла. Бүген, әлбәттә, мондый күренеш гайре табигый яңгырый. «Татнефть»нең «генерал» урынбасарының татарча әдәбият укып, үзе язып, гап-гади язучыларны үзенә тиң күреп аралашуы башка да сыймый. Анысы бер хәл, әле бит шундый тыгыз график белән эшләгән кешегә җанын ачып, әдәби иҗат белән утырырга вакыт та табарга кирәк.
Тормыш иптәше Извилия ханым гомер буена аның җан, тән һәм рухи сакчысы була. Эштә көч, тормышка мәхәббәт, иҗатка илһам бирүче дә ул.
1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы булган Үзбәк Саттаров татар әдәбияты тарихында үз урынын балалар язучысы буларак яулады. Бу бик тә үзенчәлекле, самими бер әдәби тармак. Балалар язучысы булу өчен алар дөньясын аңлый, кабул итә, алар булып фикер йөртә белергә кирәк. Мондый сәләт бөтен язучыга да бирелми. Аның әдәби геройлары - үзенең кызлары. Ул аларны язмыш бүләге итеп кабул итә.
Ватан сугышына кадәр үк каләм тибрәтә башлый ул. Ләкин аның әдәбиятта актив эшләве узган гасырның җитмешенче елларына туры килә. Бу елларда әдипнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язган хикәя-миниатюралары цикл-цикл булып «Казан утлары» журналында еш басыла. 1980 елда алар, бергә тупланып, «Алма биргәч ни дияргә?» исеме белән аерым китап булып басылып чыга. Нәниләр дөньясының сафлыгын, эчкерсезлеген, ышанучан, садә беркатлылыгын тормышчан ситуацияләр, оста тотып алынган детальләр аша сурәтләгән бу хикәяләр үзләренең җыйнаклыгы һәм образлы теле белән аерылып тора. Хикәяләрнең тәрбияви әһәмияте дә зур: алар нәниләрне кечкенәдән үк дөньяны танып-белергә, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнен аңлап үсәргә өйрәтәләр. Китапны Татарстан китап нәшрияты 1997 елда яңадан нәшер итте.
Үзбәк Газиз улы Саттаров бервакытта да намус, вөҗдан төшенчәләре белән шаярмый. Аның һәр гамәле, һәр сүзе уйланылган була. Шуңа да аның исеме дә, эше дә халык хәтерендә.
Рәфкать Шаһиев
Минем каймак тешләре
Гөлнара бакчада иптәш кызы Гөлшат белән комда уйнап утыра иде.
- Кичә минем апаның тешләре төште, - диде ул, кинәт кенә бик җитдиләнеп.
- Нишләп? - диде Гөлшат.
- Ә алар сөт тешләре булган.
- Сөт тешләре төшәләрмени?
- Әти әйтә, төшәләр, ди.
Гөлшат, бераз уйланып торгач:
- Алай булгач, минем тешләр төшмиләр икән! - дип куйды.
- Нишләп төшмәсеннәр?
- Мин бит сөт эчмим, каймак кына ашыйм. Минем каймак тешләре!
Аларның да су эчәсе килә бит!
Җәйге эссе көн. Гүзәлнең әнисе шиңә башлаган гөлләргә су сибә.
Гүзәл дә әнисе янында кайнаша, бер-бер артлы сораулар яудырып кына тора:
- Әни, гөлләр ник шиңә?
- Су сипмәгәнгә.
- Аларга су ник кирәк?
- Син дә су эчәсең бит. Алар да шулай, сусыз тора алмыйлар.
- Гөлләр дә су эчәмени?
- Әйе, кызым, гөлләр дә эчә!
- Гөлләрнең авызы юк бит, алар су эчми инде!
- Алар, кызым, суны бал-чыктан тамырлары белән суырып ала.
Сүз шунда өзелә дә әнисе кухняга чыгып китә. Гүзәл гөлләр янында кала.
Әнисе кире әйләнеп кил-гәндә, Гүзәл һаман гөл чүлмәкләре янында иде әле: ул гөлнең бер ботагын, өзеп, гөл төбендәге балчыкка утырткан, икенчесен өзеп маташа. Әнисе күреп: «Нишлисең син, кызым!» - дип йөгереп килгәндә, кыз өзгән гөл ботагын кая куярга белми аптырап кала. Ул бер әнисенә, бер өзелгән гөл сабагына карап ала, аннары, акланырга тырышып:
- Аларның да су эчәсе килә бит! - дип, өзелгән гөл сабагын гөл чүлмәгендәге балчыкка төртеп куя.
У Айрат та, абый да буламыни?
Айрат абыйсы килгәч, Гүзәлнең әтисе:
- Кызым, бу Айрат абыең була инде, аңа «Айрат абый» дип дәшәргә кирәк, - диде.
Шактый утырып, бер-берсенә күнегеп беткәннән соң, Гүзәл Айрат абыйсы янына бөтер-чеген күтәреп килде:
- Айрат, мә әле, бөтерчекне әйләндереп бир!
- Нинди Айрат булсын ул сиңа? - диде әнисе, Гүзәлне шелтәләп.
Гүзәл, үпкәләп, әтисе янына китте.
- Айратмы соң ул, әллә абыймы? - Айрат та, абый да буламыни?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа