Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Син, Әхмәдиев, актив укучы, ләкин тискәре якка актив...»

Нур Әхмәдиев кызыклы һәм үзенчәлекле, киңкырлы шәхес буларак истә калды.

Аның арабызда булмавы үзен бик сиздерә. Ә искә алып сөйләрлек истәлекләр шактый.

Нур Әхмәдиев бер журналистка интервью биргәндә үзенең беренче гонорарын искә ала. Тәртипсез классташын тәнкыйтьләп стена гәзитендә шигырь чыгарган икән. Шук малайның әнисе шуның өчен, урамда тотып, башлап язучы шагыйрьнең колакларын каты гына борган. «Гонорар» саллы булгандыр, моны шагыйрь Әх-мәдиевнең колакларына карап та чамаларга була иде.

Авыл мәктәбендә укыган елларында булачак шагыйрь авыр атлетика белән мавыга. Сыйныфташларын бар дип тә белми, ике-өч яшькә өлкәнрәкләрне дә уздыра. Ләкин мускуллары хәйран гына ныгып барган яшь спортчыга тимер «тәбикмәк»ләр белән уйнаудан туктарга туры килә, бу авыр шөгыль аның күзләренә зыян китерә икән. Туктавы файдага булган, чөнки сүз осталары тимер чөючеләрдән югарырак бәяләнә бит.

Тәнкыйтьчеләр шагыйрь Нур Әхмәдиевнең иҗатына актив гражданлык позициясе хас булуын билгеләп үтәләр. Азнакайдагы 1 нче мәктәп директоры Хәләф Хәмзин моңа булачак шагыйрь мәктәптә укыганда ук игътибар итә: «Син, Әхмәдиев, актив укучы, ләкин тискәре якка актив», - дип нәтиҗә чыгара директор.

Хәләл җефете Венера Газизҗан кызы белән студент Нур Әхмәдиев Себердә фольклор экспедициясендә йөргәндә таныша. Кызның бакчада кишер утап маташкан чагы икән. Башы түбән, арт саны югары торган авыл кызының фигурасы ымсындыргыч бөгелештә булганын чамалыйсыздыр, булачак шагыйрь күрә дә каплана моңа. Шул уңайдан Нур тормыш юлдашы Венера ханым турында аны «кишер генә харап итте» дип сөйләргә ярата иде.

70 нче елларда Азнакайда яшәгәндә шагыйрь Нур Әхмәдиев белән журналист Ирек Бәдретдиновның бакчалары ызандаш була. Ике дус яшелчәләрне утыртканда ук сүз куешалар: кемнең беренче кыяры стакан ясарлык булып җитешә, шуны күршесе сыйларга тиеш. Ирекнең бердәнбер кыяры, артыннан иярүчеләр күренмәсә дә, күршене хафага салып, иң элек балигъ була. Шул кыярдан ясалган яшел чокырга салып, шагыйрь хисабына бер яртыны бушатырга туры килә. Берничә көннән Нурның үз кыярлары дәррәү җитешә башлый, ә Ирекнекеләр бөре хәлендә икән. Табигатьнең әлеге сере шагыйрь Нур Әхмәдиев өчен тәки табышмак булып калган.

СССР башкаласы Мәскәүдә әдәби курсларда укыганда Нур Әхмәдиевне, әлеге дә баягы актив тормыш позициясен исәпкә алып, курсның старостасы итеп сайлыйлар. Курсташы башкорт шагыйренең генә тугандаш республика вәкилен сайлатасы килми. Ләкин өлкән милләттән абруйлы бер тыңлаучы: «Өч ел ел буена татар басымчаклыгына чыдаганны ике генә ел бер татарга ничек тә түзәрбез», - дип, саллы сүзен әйткәч, якташыбызның кандидатурасы үтә. Татар шагыйре сабакташларының ышанычын аклый, артыгын изми.

Шагыйрьнең әтисе Гариф абзыйга ходай озын гомер насыйп итте, дөньядан киткәндә аңа йөз яшь тула язган иде. Бергә гомер кичергән хәләле вафат булганнан соң, абзыйның бүтән авылдан алып кайткан карчыгы кирерәк торганмы, ачуы чыккан сугыш ветеранының яңа җефеткә кулы тиеп киткән. Конфликтка закон нигезендә нокта куярга ният иткән карчык милициягә жалу белән бара. Әмма эчке эшләр бүлегенә кулын озайткан ветеранны түгел, аның улын чакырталар, «әтиеңне тый» дип кисәтү ясыйлар. Шагыйрь Нур Әхмәдиевнең әтисе белән нинди тәрбия чарасы үткәргәне тарихта теркәлмәгән.

Нур Әхмәдиевнең Зиннур Сафиуллин белән иҗат иткән «Бәхет төне» дигән җыры республика бәйгесендә җиңеп чыга. Лауреатка ул чакта әле үтә дефицит саналган видеомагнитофон насыйп була. Япон техникасы белән якын арада ил туласын белгәндерме, җыр авторы әлеге малны әйбәт бәягә сатып җибәрә дә, туган авылында бетереп килгән өенең түбәсен ябарга калай сатып ала. Әсәйдә беренче булып ялтырап-балкып торган түбәгә бөтен авыл хәйран кала. Әмма кояш нурын көзгедәй кайтарган түбә машина йөртүчеләр өчен хәвеф тудыра, шуларның бер-икесе, Нур түбәсеннән ташыган нурга күзләре чагылып, авария дә ясаган икән дип сөйлиләр.

Нур Әхмәдиев бик күп җырлар авторы буларак танылды. «Истанбул» дигән шигыре хәтта берьюлы өчме-дүртме авторны көй язарга рухландырган. Әдип иҗат иткән җырлар арасында «Карлы чыршылар» дигәне аерым бер урын алып тора. Азнакай композиторы Сания Әхмәтова белән 70 нче елларда язылган бу җыр берничә дистә елдан соң гына көн-төн яңгырый башлады. Лаеклы әйбер кайчан да булса бер юл ярып чыга шул.

 

Ирек Бәдретдинов

 

Ул чын мәҗнүн иде

 

Язучыларның Әлмәт бүлеге шәһәрнең 2 нче китапханәсе белән берлектә күренекле язучы Нур Әхмәдиев иҗатына багышланган «Мәҗнүнлектә миңа тиңнәр юк» дип аталган чара оештырды.

Әдәби чарада язучының тормыш иптәше Венера Әхмәдиева, халык шагыйре Клара Булатова, язучылар Рәфкать Шаһиев, Миңзифа Әхмәтшина, бертуган Фәрхетдиновалар, «Хәзинә» газетасының баш мөхәррире Илшат Миңгәрәев, журналист Наилә Ганиева, ветеран журналист, якташы, дусты Ирек Бәдретдинов, җырчылар Валентина, Илфат, Инсаф Исламовлар, режиссер Ильяс Гәрәев, якташлары, әдәбият сөючеләр катнашты.

Һәркем аны якты сагыш белән, елмаеп искә алды. Кем өчендер ул җыр текстлары авторы, икенчеләргә фәлсәфи шагыйрь, өченче-ләргә оста прозаик, балалар язучысы, журналист. Иҗат шулай булырга тиештер дә.

 

Нур Әхмәдиев

Пәйгамбәр булгач

Мин пәйгамбәр булып күккә аштым,

Җирдәгеләр көлеп калдылар.

Алар көлде, фәрештәләр исә

Колач җәеп каршы алдылар.

Оҗмахларны күрдем,

гыйбрәт өчен

Тәмугын да кереп карадым,

Хур кызлары махсус концерт куйды,

Ходай Тәгаләгә ярадым.

Җиде катын күкнең иңләп йөрдем,

- Кал, - диделәр, - бул син үлемсез!

Ялгызыма үлемсезлек нигә? -

Дусларымнан башка күңелсез.

Юк, түгел мин, түгел күремсез.

Артык рәхәтлеккә түзә алмый,

Үлә яздым эчем пошканнан.

И Тәңрем, кабат җиргә төшер

Һәм аерма мине дошманнан, Тик аерма мине дуслардан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса