Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Шигърият һәм проза тылсымга әверелгәндә

26 гыйнварда «Әлмәт» иҗтимагый үзәгенең киноконцертлар залында «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәк фестивален ачу тантанасы узды.

Быел ул 25 нче тапкыр уздырыла. Мәдәни чара «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы кысаларында оештырылып килә.

Чирек гасыр элек фестиваль яшь һәм талантлы җырчылар, биючеләр, музыкантлар, нәфис сүз осталары һәм рәссамнар өчен үз ишекләрен ачты. Шул рәвешле 25 ел дәвамында нефтьчеләр яшьләр арасында талантларны үстерүгә ярдәм итә. Берсүзсез, бу иң беренче чиратта педагогларның, оештыручыларның, ата-аналарның һәм жюри әгъза-ларының зур хезмәте, ә иң мөһиме - Татарстанның нефть төбәгендә яшәүче дистәләрчә мең баланың хыялларын чынга ашыруга юнәлдерелгән чара.

Бу юлы юбилейлы фести-вальнең финал туры республи-каның 10 торак пунктыннан килгән 50 катнашучыны җыйды. Аларны «Татнефть» компаниясе генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары, оештыру комитеты әгъзасы Рөстәм Мөхәммәдиев сә-ламләде. Ул чарада катнашучыларны искиткеч вакыйга белән котлады һәм барысына да яхшы кәеф теләде.

- Бүгенге көндә балаларыбызны сәнгатькә, мәдәнияткә җәлеп итү буенча башкарылган эшләр безнең өчен бик мөһим. «Сәнгатьле уку» номинациясе аерым талант таләп итә. Халык алдында чыгыш ясый белүче кешеләр һәрвакыт киң җәмәгатьчелек игътибарын һәм абруен яулый. Безнең компания ярдәм итә һәм теләктәшлек күрсәтә торган иҗади конкурслар балаларны тәрбияли, аларның иҗатын һәм талантын үстерүгә яңа мөмкинлекләр ача, - дип билгеләп үтте Рөстәм Нәбиулла улы. Һәм катнашучыларга бары тик уңышлар һәм сәламәтлек теләде.

Фестивальнең күңелле мизгелләреннән берсе - Әлмәт муниципаль районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Наталья Дугаеваны бүләкләү булды. Озак еллар дәвамындагы хезмәттәшлеге һәм фонд проектларын тормышка ашыруда актив катнашканы өчен аңа «Татнефть» Хәйрия фондының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән жюри рәисе, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры актрисасы Наилә Мифтахетдинова мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, фестиваль күп еллар дәвамында күңелле очрашулар, аралашу һәм яңа танышулар урынына әверелә.

«Сандугач сайрар илем» фестивале финалисты, «Татнефть» компаниясе стипендиаты, хәзер ГИТИС студенты Роман Туманов үзе фестивальдә катнашкан вакытларын искә төшерде. Ул конкурсантларга яхшы чыгышлар теләде һәм Владимир Маяковскийның «Мин бәхетле» шигырен укыды.

Фестиваль чираттагы тапкыр яшь катнашучыларның ни дәрәҗәдә талантлы булуларын, әдәби сүзгә җаннары-тәннәре белән ихластан тартылуларын исбатлады. Аларның сәнгатьле уку бәйрәменә күп көч һәм тырышлык сарыф итеп әзерләнгәнлекләре күренеп тора иде. Сәхнәдән танылган классикларның һәм хәзерге заман рус, татар шагыйрьләренең, язучыларның әсәрләре яңгырады. Жюри әгъзалары урыннар билгеләгәндә индивидуальлекне, артистлыкны һәм эмоциональлекне, сәнгати ачылышны бәяләүгә өстенлек бирделәр. Программа бер сулышта, бер тында узды, иң яхшы, иң оста нәфис сүз осталары билгеләнде, ә соңыннан бүләкләү булды.

Тамашачылар һәм чарада катнашучыларда фестиваль тирән тәэсир калдырды. Чараның төрле номинацияләр буенча финал турлары әлмәтлеләрне март уртасына кадәр куандырачак әле. 2 апрельдә «Нефтьче» Мәдәният сараенда гала-концерт булачак, ә 23 апрельдә исә ул Татар дәүләт филармониясендә дә узачак.

 

Фестиваль җиңүчеләре  арасында әлмәтлеләрнең күп булуы куандыра.      

             

Р. Фәхреддин исемендәге беренче гимназия укучылары Илдан Галиев һәм Кәрим Мисбахов, 23 нче «Менеджер» мәктәбе укучысы  Тимофей Бурундуков һәм Әлмәт дәүләт нефть институтының  «Дебют» театр студиясеннән  Бунед Сәлимов беренче дәрәҗә лауреатлар исеменә лаек булдылар.  Икенче һәм өченче дәрәҗә  лауреатлар исемлегендә  Владислава Пакшинцева, Ольга Рыскина, Самира Фәттахова, Жасмин Резвякова, Эмилия Камалиева, Арина Шатобалова, Элина Миннебаева, Елена Денисова, Екатерина Мершина, Эмилия Билалова, Арслан Асадуллиннар да бар.  Александра Кильдюшова, Ольга Николаева, Глеб Сычев, Ева Абакумова, Ралина Гайсина, Алеся Русанова, Гөлназ  Татлыбаева, Анастасия Гурщенко, Дарина Мороз «Сандугач сайрар илем» фестивале дипломантлары булдылар. Яшь талант ияләрен зур җиңүләре  белән кайнар котлыйбыз һәм һәрберсенә дә яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса