Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Кунакчыл Түбән Кама»да кунакта

Түбән Кама шәһәренең Г. Тукай исемендәге китапханәсендә «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында «Иңнәрдә - ак җилкән» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә кунак булдык.

Шәһәрнең 55 еллыгы уңаеннан оештырылган әлеге кичәдә чыгыш ясап, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев бүлек һәм аның әгъзалары турында сөйләде, кичәдә катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Түбәнкамалылар якташлары хөрмәтенә 2022 елны Рәзил Вәлиев елы дип игълан иткәннәр. Шушы әдәби дулкынның беренче кунаклары булуыбыз белән дә, очрашуда катнашкан әдәбият сөючеләр белән аралашу мөмкинлегеннән дә, «Илһам» татар эстрада ансамбле артисты М. Фәйрушин башкаруында шагыйрә Н. Сабирҗанова сүзләренә язылган җырлар тыңлап та күңелләр мөлдерәмә тулып, иҗатка яңа көч һәм дәрт алдык. Очрашуда шәһәрнең иҗтимагый совет рәисе, якташыбыз Хәмзә Баһмановның Әлмәт язучылары турындагы истәлекләрен кызыксынып тыңладылар.

 

Язучыларның Әлмәт бүлегенә «Аксакаллар шурасы» рәисе Васил Камаловның яңа гына табадан төшкән шура эшчәнлеге турындагы китабы, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллинадан берләшмә әгъзаларының яңа китаплары зур бүләк булды.

 

Каләмдәшләребез Фәтхулла Абдуллин, Рифкать Имаев бу чараның тагын да тулыландырган кадерле кунаклары иде. Социаль челтәрләрдә Габдулла Тукай исемендәге китапханә хезмәткәрләренең актив хезмәтен, бик күп әдәби очрашулар, яңадан-яңа чаралар уздыруларын күреп сокланып торабыз. Инде үз күзләребез белән күреп, уңышларына ихлас сөенеп, әлмәтлеләрнең эшчәнлеге дә алар янында ким-хур булмаганга шатланып кайттык. Түбән Кама шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Гүзәл Хәсәновага, кичәне алып баручы, каршы алып озатып калучы мөлаем ханым Әнфисә Фәйзетдиновага, китапханәнең барлык хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләребез ирешсен, яңа очрашулар насыйп булсын!

 

Миңзифа Әхмәтшина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса