Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Театр директоры нәрсәдән курка?

Әлмәт театры бүген Рәсәйне иңли, дөнья гизә. Театр дөньясында нинди яңалык, нинди бәйге-конкурс бар - анда Әлмәт. Анда Фәридә Исмәгыйлева.

Директор театры һәм сәнгать җитәкчесенең театры була. Әлмәттә директор театры. Театр дөньясында бу гадәти хәл. Ике баш була да алмый. Я берсе, я икенчесе.

Исәнләшүгә, ул үзе сөйләп китте. Әйтерсең, минем сүзне нидән башларга теләгәнне алдан сизгән. Түбәдән су үтә, тәрәзәләрне алыштырырга - җил уйный, заманча музей кирәк... Мәктәптә укыганда физика бүлмәсендә әйләндереп чарт-чорт китереп яшен чыгара торган җайланманы күргәнегез булса, Фәридә ханым шуның җанлы варианты. Ул үзе бер дөнья. «Она такая, сякая, всякая» дип юкка әйтмидер шагыйрә Клара Булатова. Тыңлап утырам. Никадәр яңа планнар, фикерләр, эшләнәсе эшләр...

- Без тамашачы ярата дип, алар артыннан гына ияреп барырга тиеш түгел. Әгәр дә алай барсак, театр буларак юкка чыгачакбыз. Безнең тамашачы бит үзгәрә. Аның зәвыгы заманчалаша. Мин заманчаны да берничә төркемгә бүләм. Бүген тамашачы үзе турында күрергә тели. Бүген шәһәр мәдәнияте формалашты. Әгәр әдәби телне бик үк белеп бетермәгән кеше татар театрына килә икән, һәм ул татар театрыннан ихласланып, нәрсәгәдер игътибар итеп чыгып китә икән, моның нәрсәсе начар? Мин үземнекендә нык торам. Без дөрес юлдан киткәнбез. Әмма без дә кереп-кереп чыгабыз... Әлбәттә, югары зәвыклы дигән спектакльләрнең дә уңышсызлары, татар тамашачысына бик аңлашылып җитмәгәннәре бар. Ләкин мин тамаша алдыннан чыгам, аңлатам. Бездә тамашачы барыбер тәрбияләнә. Һәм театраль культурага ия була бара. Мине бу сөендерә. Пушкин карталары бик әйбәт. Театрга бөтен кеше дә йөри алмый. Театр бөтен кеше өчен була да алмый.

 

 

- Театр традицияләрне сакларга тиешме, әллә заман белән бергә атларгамы?

- Минемчә, ул заман белән генә дә түгел, ә заманнан алдарак атларга тиеш. Без тоемлауга таянып эш итәргә тиештер.

- Ә традиция югалыргамы?

- Әйе, кайберләре югалыр да. Менә XVII гасырдагы традицияне без беләбезме? Юк. Аның кайсыларыдыр югалырга тиештер. Вакыт иләге аларны үзе төшереп калдыра. Бөтен нәрсәне саклыйм дип «сандыкка» тутыра алмыйм. Сандыкны да билгеле бер вакыт аралыгында чистартып торырга кирәктер, көяләмәсен өчен.

- Бу сезонда нинди премьера көтелә?

- Премьера ул театрдагы иң тәмле әйбер. Әгәр дә тәмле булып өлгерсә. 25 февральдә безнең премьера көтелә. Г. Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәрен яшь, талантлы режиссер, исеме театр дөньясында инде танылу алган, Рәсәй күләмендә билгеле Чаллы егете Айдар Җаббаров куя. Ике ел көттек, ике ел шул егетне ауладым. Катнаш никахлар темасын чыгарам диде. Инсценировка авторы да үзе.

- Сез сәхнәдә нинди роль уйнар идегез?

- Минем андый хыялым булмады. Сәхнәдә күп булдым, күп чыктым. Ләкин ниндидер бер рольне уйнар идем дигәнем булмады. Ул хыялдан мин азат.

- Пьеса сайлаганда нәр-сәдән чыгып эш итәсез?

- Ничек кенә булса да, бер генә нәрсәдән түгел.  Әлбәттә, бүген тамашачы, театрга җиңел әйберләр кирәк, катлаулы әсәрләр күп, комедия кирәк, көләсе килә, ди икән, мин килешәм. Үзем дә арыдым андый катлаулы әсәрләрдән, минем дә көләсем килә, җиңелрәк әйберләр кирәк. Әмма ләкин «Җил артыннан» кебек әсәр килеп керә икән, мин һич икеләнми шуңа ябышачакмын. Материал әйбәт, затлы булырга тиеш. Затлылык, зәвыклылык, ихтыяҗ, кирәклелек. Менә шулардан чыгып. Һәм артисттан да тора. Аны уйнарга артистың бармы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

- Ничек уйлыйсыз, тормышта чын, табигый булыргамы, әллә инде үз ролеңне яхшы итеп башкарыргамы?

- Табигый булырга кирәк булыр иде, әгәр дә без бу системада яшәмәсәк. Үзеңнән генә торса. Мин бик табигый булам урманга барсам. Кычкырып җырлап та җибәрә алам.  Мин анда битлекне салып, битлексез генә йөрим. Анда мине беркем өстән дә чукымый, астан ут төртми. Ә болай, барыбыз да битлек белән яшибез дип уйлыйм.

- Бүгенге яшь актерларны театрның киләчәге дип әйтә аласызмы?

- Дөньяны, киләчәкне алдан фаразлау бүген мөмкин түгел. Нәрсәгәдер өметләнәм дип әйтә алмыйм. Мин, гомумән, хәзер өметләнмәскә өйрәнеп киләм бугай инде. Гел эзләнүдә булу, фести-вальләргә йөрүләр, яңа рольләр, яңа спектакльләр куеп торулар - аларны күпмедер бер дәрәҗәдә шушында калырга ымсындыру. Әгәр дә алар шушы Әлмәт шәһәрендә ипотекага фатир алалар икән, гаилә коралар икән - минем күңелемә бал да май булып ята инде. Болар монда калалар дип, шуңа шатланып яшим.

- Сез актер түгел. Шулай да сәнгать кешесенә хас ниндидер ырымнар башкарасызмы, ышанасызмы?

- Артистларныкы бар икәнне беләм. Алар әллә ниләр эшлиләр. Аларга текстны идәнгә төшерергә ярамый, ул алар өчен коточкыч булып санала инде. Минем үземнеке имтихандагы кебек. Премьера алдыннан чәч юып, прическа ясатмаска тырышам. Мин аңардан бик куркам. Ул студент чактан калган. Премьера алдыннан без күп сөйләшмибез.

- Сез компромисска бара торган җитәкчеме?

- Әйе. Әгәр дә ул компромисс ясардай әйбер булса. Барырга тырышам.

- Нинди өч әйбердән башка урамга чыкмыйсыз?

- Менә җайсыз сорау булды бу. Сумканы бөтенләй алмаска да була. Ул миңа гомумән комачаулый. Зонтиксыз да, баш киемсез дә чыга алам. Яланаяк кына чыкмыймдыр.

- Ир-ат өчен хатын-кыз кайсы ягы белән сер булып калырга тиеш?

- Тормыш өйрәтте серле булып калырга кирәк икәнен. Әмма ләкин үзем беркайчан да андый булып кала алмадым. Үзең турында артык ихлас булып, туарылып ачылмаска икән ир-ат алдында. Туфан абыйның бер сүзе мәңгелеккә исемдә калды. Дөньяны ихласлык коткарыр, диде ул. Мин хәзер дөнья коткарылмаячак дип исәплим. Безгә бу дөньяда инде ихласлык кайтмастыр дип уйлыйм. Безнең җәмгыять өчен түгел ул. Ир-атка аңа үзеңә ышанган кебек ышанырга ярамый. Ир-ат бит ул бик катлаулы организм. Алар бит башка планета кешеләре. Аларга инопланетяннарга караган кебек карарга кирәк.

- Начар кәефегезне нәрсә яхшыртып җи-бәрә ала?

- Яхшы кешеләр, яхшы сөйләшүләр. Ниндидер уңышлар. Андый әйберләр күп алар. Хәтта тәмле ризык та кәефне күтәрә ала.

 

- Тәнкыйть Сезнең эш барышын яхшыртамы, әллә киресенчәме?

- Ничек кенә яхшырта әле. Әгәр дә бер тамашачы килеп, сезнең теге төшегездә болайрак, тегеләйрәк булды, дисә, без аны карыйбыз, тикшерәбез, төбенә төшкәнче өйрәнәбез. Гади тамашачының тәнкыйтеме, театр белгеченекеме - барысына да колак салабыз.

- Театрның милли йөзе булырга тиешме?

- Әлбәттә. Аның төп эше - милли йөзе. Милли йөзебез булсын өчен иң беренче чиратта милли әсәрләребез кирәк. Кешеләр безне тәрҗемә әсәрләр куясыз дип тәнкыйтьли. Ләкин безнең репертуарның өчтән ике өлеше татар әсәрләре.

- Әлмәт театрын ун елдан соң ничек күз алдына китерәсез?

- Күз алдына китерүе авыр. Я болай, я тегеләй. Бүгенге юлдан тайпылмасалар яхшырак булыр иде, сүз дә юк. Төшеп калыр дип уйламыйм.

- Амин, шулай булсын!

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса