Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «ЭТНО территориясе» II Республика конкурс-күргәзмәсе узачак

Читтән торып сайлап алу этабы 2022 елның 17 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр узачак.

«ЭТНО территориясе» II республика конкурс-күргәзмәсендә 10-18 яшьлек укучылар әлеге номинацияләр буенча катнаша ала:

1."Милли костюмда курчак";
2."Этносессуарлар";
3."Заманча киемдә этномотивлар";
4."Сәхнә милли костюмы".

Конкурска төрле материаллардан эшләнгән, конкурс максатларына һәм бурычларына туры килә торган иҗат эшләнмәләре кабул ителә. Конкурста катнашу өчен 2022 елның 14 февраленә кадәр түбәндәге сылтама буенча гариза бирергә кирәк.  Һәм катнашучы үзе турында мәгълүмат һәм иҗади эш фотосын электрон адреска җибәрергә тиеш. Эшләр ZIP архивлаштырылган папка рәвешендә кабул ителә. Хатның темасын күрсәтергә онытмагыз: "Территория ЭТНО". 

Конкурска юнәлтелгән эшләр рецензияләнми. Конкурсантлар аларның эшләрен теләсә нинди ысул белән һәм теләсә кайсы очракта оештыручыларның теләге белән, эшләрнең авторлыгын күрсәтеп, бушлай бастырып чыгарырга килешәләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса