Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә ачык мәйданчыкларда яңа ел программасын яңарттылар

Чараларны салкыннар аркасында уздырмаганнар иде.

Әлмәттә ачык мәйданчыкларда яңа ел программасын яңарттылар. Чаралар салкын һава торышы аркасында узмаган иде. Күңел ачулар каникулларның һәр көнендә дә бар. Алар «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты кысаларында уза, урам театры актерлары аерым программа әзерләгән. 

Бәйрәм кәефе балаларга да, өлкәннәргә дә кирәк. Шуңа күрә суык та чын Яңа ел күңел ачулары өчен киртә түгел.

"Каракүз" скверында әлмәтлеләрнең күңелен пингвиннар күтәрсә,  «Сәламәтлек» паркында яңа ел персонажлары балалар һәм өлкәннәр белән хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Нефтьчеләр мәйданында курчак театры тамашасын күрергә, аниматорлар белән әйлән-бәйлән уйнарга һәм тимераякта шуарга мөмкин. Бәйрәм чаралары сигезенче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса