Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Тат-АRS-Тан» яшь талантларга мөмкинлекләр ача

Мәдәният ул халыкның асылы, күңел көзгесе, рухы, гүзәллеге, горурлыгы. Тормышларын бу өлкә белән бәйләргә теләгән яшь буынга бүген зур мөмкинлекләр ачыла.

Шуларның берсе булып «Тат-АRS-Тан» республика хәрәкәте бәйгесе тора. 15 декабрь көнне «Иске Әлмәт» район Мәдәният йортында әлеге колачлы проектны ачу тантанасы булып узды.

Әлеге чарада балалар иҗаты мәктәпләре, иҗат һәм мә-дәният өлкәсендәге урта махсус һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты. Алар Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Мөслим, Сарман районнарыннан килгәннәр иде.

Проект ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан тормышка ашырыла. «Тат-ARS-Тан» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты республика конкурсы мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә өстәмә һәм урта һөнәри белем бирү системасын үстерү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, классик һәм милли сәнгатьнең иң яхшы традицияләрен сак-лау һәм үстерү максатында үткәрелә.

Бәйге Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Хөкүмәте гранты ярдәме белән тормышка ашырыла һәм республиканың тел күптөрлелеген саклауга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыруны күздә тота.

Мәдәни чарада катнашучыларны «Татмәдәни-ресурсүзәге» ГБУ директоры Алсу Мифтахова һәм районның мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллиналар сәламләде. Үз чыгышларында алар проектның уникаль һәм масштаблы булуын ассызыкладылар, бәйгедә катнашучыларга яңадан-яңа иҗат уңышлары теләделәр.

Конкурс хәрәкәтендә катнашучылар музыкаль, хореография, театр, шулай ук сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча мас-тер-классларда катнашу мөмкинлегенә ия булдылар. Талантлы яшьләр белән Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры, югары квалификация категорияле укытучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ольга Гыйльметдинова, «Зәкәрия» фолк төркеме солисты, «ISTELEK», «ALIF» иҗат берләшмәләре солисты Адилә Мөбарәкова, Казан театр училищесының сәхнә сөйләме укытучысы, телевидение корреспонденты Лилия Аламова, режиссер, автор-башкаручы, BOU.D.DA.ballet җитәкчесе Артур Хәйруллин, ТРның 100 иң яхшы товары конкурсы җиңүчесе, Бөтенроссия бәйгесе җи-ңүчесе Айгөл Серегина, Татарстан Республикасының атказанган артисты Наилә Мифтахетдинова, Әлмәт музыка көллияте укытучысы, вокал сәнгате бүлеге мөдире Әлфия Нургалиева, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Вера Бушурова һәм башкалар эшләде. Белгечләр бәйгедә катнашучыларны иҗат дөньясы белән таныштырдылар, үзләренең һөнәри осталык серләре бе-лән уртаклаштылар.

Конкурсантлар шулай ук иҗади хәрәкәт гимнын өйрәнделәр һәм кечкенә генә «перфоманс» - флешмоб та оештырдылар. Проектта катнашучылар белән иҗат әһелләре ярты ел дәвамында эшләячәк. Әлеге вакыт эчендә яшьләр арасыннан иң талантлылары сайлап алыначак. Алар киләчәктә мәдәният дөньясында танылып, осталыкларын алга таба да камилләштерү мөмкинлегенә ия була алырлар дип өметләнеп каласы килә.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса