Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ел тәмамлана, ә уртак эшләр дәвам итә

Безнең халык искиткеч тырыш, эшчән. Бу - татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Эшләгән дә, үз вакытында күңелле ял да иткән.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан узган чараларда мәктәпнең һәр сыйныфы актив катнашты.

«Татар халык ашлары» фестивале эчтәлекле һәм оешкан төстә узды. Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр тарафыннан бик зур тырышлык куелды. Фестивальдә катнашучылар унга якын татар халык ризыгы рецепты белән уртаклаштылар. Күргәзмә дә әзерләнгән иде. 3 декабрьдә татар халкының гореф-га-дәтләрен, уеннарын барлау чарасы узды. Кунакларыбыз - «Әлмәт таңнары» газетасы баш мөхәррире Рәфкать Шаһиев һәм Р. Фәхреддин мемориаль музее җитәкчесе Диләрә Гыймранова чарага югары бәя бирделәр.

Әйе, татар халкы нинди генә авырлыклар күрмәсен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган. Без боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиеш. Шул вакытта гына татар халкы милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер, дип өметләнәсе килә. Укучыларыбызның иҗаты шуңа ачык дәлил. Өметләник әле, өмет яшәтә бит.

Нәркәс Талипова, Кичүчат урта гомуми белем мәктәбе директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса