Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт картиналар галереясында танылган рәссам Юрий Павловның «Александр Невский һәм башкалар» дип аталган күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә белән апрель аенда Санкт-Петербург, соңрак Мәскәү тамашачысы танышкан инде. Менә хәзер ул безгә килеп җитте.

Әлмәт тамашачысы рәссамга аеруча якын, чөнки аның балачагы һәм үсмер еллары нефтьчеләр башкаласында үткән. Биредә ул сәнгать мәктәбен тәмамлаган, бик күп дуслары бар.

Күргәзмәдә Бөек кенәзнең тормыш юлын тасвирлаучы 12 һәм Татарстанның тарихы, көнкүреше һәм риваятьләре турында сөйләүче 10 эш урын алган. Композиция үзәгендә - Борынгы Русьның бөек полководецы турындагы эшләр. Рәссам аларны 2021 ел башына - кенәзнең тууына 800 ел тулуга тәмамларга теләгән дә. Ә аның тормышын лаклы миниатюраларда чагылдыру уе Петербургтагы Александр Невский ордены кавалерлары клубы әгъзасы булып торучы яхшы танышы белән очрашкач туган.

Юрий Павлов үзенең эшләре белән танышу тамашачыларда эстетик канәгатьләнү генә уятып калмас, ә яшьләрне тарихыбыз белән кызыксынуга этәрер дип өметләнә. Аның фикеренчә, сәнгать ул кешеләрнең күңел кылларына кагылып, көчле тәэсир калдырырга һәм яңадан-яңа белемнәр эзләү белән мавыктырырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса