Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Агыйделнең аръягында» ниләр бар?

Әлмәт татар дәүләт драма театрында күренекле язучы Хәсән Сарьян әсәре буенча спектакль әзерләнә дигән хәбәр күптән ишетелгән иде. Узган сезон ябылыр алдыннан спектакльне тапшырдылар.

8 ноябрь көнне «Агыйделнең аръягында» исеме белән яңа премьера тамашачыларын кабул итте. Әсәрне сәхнәгә режиссер Айрат Әбүшахманов куйган.

Әлбәттә, премьераны артистлар гына түгел, тамашачылар да көтеп ала. Афишада җанга якын татар язучысының әсәре булса, бигрәк тә. Чөнки, ни генә дисәк тә, татар җанына татар мохиты якынрак. Тормыш фәлсәфәсен, яшәү матурлыгын, гыйбрәтне шуннан күрәсе килә. Безнең татар кай ягы белән башкалардан ким?! Тукта, мин үз уй-фикерләрем белән уртаклашканчы, Нәфисә Сабирҗановага сүз бирим әле. Премьера тәмамлануга ук, яңа гына «табадан төшкән» тәэсирләре белән уртаклашты ул.

 

Нәфисә САБИРҖАНОВА:

«Агыйделнең аръягында» дигән яңа спектакле белән бүген Әлмәт театры кабаттан шаккатырды! Агыйделнең ике ярында утырган кебек карадык (һәрхәлдә, миңа шулай тоелды, үзем дә Агыйдел кызы булгангадыр бәлки). Чөнки тамашачының бер өлеше залда, икенче өлеше сәхнәдә утырды. Максималь дәрәҗәдә гадәти булмаган режиссура, эмоцияләр фонтаны, детектив. Монда Агата Кристи ял итә. Премьера саен күпне өмет итеп барам, һәм бер дә алданганым юк. Бүген дә шулай булды. Беткәч тә, озак тарала алмый тордык. Җибәрми.

Сәхнәдән карау миңа бик нык тәэсир итте. Бөтен сүзне ишетеп, бөтен детальләрне күреп, вакыйганың эчендә кайнагандай утырдым. Өстәге декорация (йортлар, мәчет, манара) бик ошады. Якыннан бөтен детальләрен күреп утыру үз эшен эшләде. Гомумән, спектакльдә мин туып-үскән гаиләмнең тарихын күрдем. Бабайны, әнкәйне, үземне. Мулланың төпчек кызы булган әнкәйнең кача-поса амин тотканын...

Артистларның уенына сокланып туя торган түгел. Чын мәгънәсендә яшиләр. Спектакль тәмамлангач та әле барып Ильяс Гәрәевнең башына сугасы килү теләге суынмаган иде. Илсур Хәертдиновның башкарган һәр ролен яратып карыйм. Кирәк бит аякны шулкадәр гомер бөкләп йөрергә! Ул шабыр тиргә баткан иде. Аның героен кызганып еладым мин. Гомумән, бик ошады.

Әлмәт театры командасы, труппасы, актерлар бүген үзләренә тиңнәр юк икәнен тагын бер кат расладылар. Афәрин!!!

Шулай да... Берәр кайчан... Шундый бер лирик комедия, җиңел генә спектакль карыйсы килә - җыр, бию, юмор һәм бер генә тамчы сагыш белән. Аны карап кайтканда башта бер генә уй булыр: бәхет бар!!!

Әйе, бүген Әлмәт театры Татарстанда гына түгел, Рәсәй күләмендә күпләргә билгеле. Нигездә ул тәҗрибә мәйданчыгын да хәтерләтә кебек. Авторы да, исеме дә «үзебезнеке» булган әлеге премьерадан мин никтер башканы көткән идем. Әсәр куелышындагы яңалык, эчке динамика, тирән фәлсәфә - болар театрның инде шактый чарланган күренешләре. Артистларның уены турында Нәфисә ханым фикере белән килешми мөмкин түгел. Төрле шәһәрләрдә, башка милләт тамашачысына, театр сәнгате тәнкыйтьчеләре алдында шактый сынау тотып уйнау осталыкларын камилләштергән. Сүз дә юк, әлеге спектакль төрле фестиваль-конкурсларда «Менә татар әсәре дә шундый форматта куела ала» дип күрсәтергә бик тә лаеклы. Театр белгечләренә, бер гасырлык театрлары булган рус тамашачысына да кызыклы яңалык булыр, һичшиксез. Үзебезнең дә билгеле бер төркем тамашачы кабул итәр, фикерләр, бәяләр. Чөнки спектакльдә тормыш чынбарлыгы, психологик кичерешләр, җан тетрәткеч мизгелләр бик күп.

Тик көн саен дистәләгән кеше ковидтан вафат булды дип бөтен җирдән сөйләп, күрсәтеп торганда, театрга килеп сәхнәдә ак кәфенгә төргән мәет күтәреп йөргәннәрен карап утыру рухи ләззәт, тирән фикер бирерме икән? Демонстрациядә революционерларның портретын күтәреп йөргән кебек, артистларның сурәт белән битләрен каплап йөрү алымы, ялгышмасам, бер спектакльдә булган иде. Әлеге шартлылык әллә ни яңалык бирми кебек. Күп нәрсәләрнең целлофан астында булуын да гади тамашачы аңлап бетермәскә мөмкин. Үсмер малайны уйнаган артистканың инде җитлеккән ирне уйнавы да гайре табигый кебек. Гомумән, күп нәрсә гади тамашачы өчен «шаккаттыризм»га корылган дип кабул ителә. Ә менә яшәешнең бер мизгелендә мәчетнең манарасы белән аска әйләнүе спектакльдәге шартлылыкның иң отышлы ноктасы дип курыкмыйча әйтергә кирәк.

Сүз дә юк, артистларның күбесенең «тамашачы театрдан уйланып, фикер туплап кайтсын иде» диясе килә. Килешәм. Тик җанга тынычлык, рәхәтлек бирә торган, артык шартлылыкка корылмаган тормышчан сәхнә күренешләре дә уйландырмыймыни кешене? Тамашачы, бар, кара. Иң гадел тәнкыйтьче син бит.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса