Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Наше время - Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона этабы гала-концерты узды

«Нефтьче» Мәдәният сарае Татарстанның 15 муниципаль районыннан 300 катнашучы кабул итте.

Беренче сайлап алу турының ике көнендә компетентлы жюри «Бию», «Музыка» юнәлеше һәм «Дан минуты» номинацияләрендә катнашучыларның чыгышларын карады.

Талантлы яшьләрне рес-публиканың нефть башкаласында сәламләвемә шатмын. Мондый масштаблы фестивальне оештыруга һәм үткәрүгә катнашы булган барлык кешеләргә, аерым алганда, иҗат һәм сәнгатькә вакыт таба торган эшче яшьләргә ярдәм күрсәтүе өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәсем килә», – диде гала-концертта Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин.

Беренче ике номинациядә катнашучылар үзбәк, украин, удмурт, мари һәм күпмилләтле республиканың башка телләрендә чыгыш ясадылар.

– Мин Әлмәт районы җитәкчелегенә һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтендә үсеп килүче буынны тәрбияләүче һәм эшләүче яшьләрдә сәнгатькә, иҗатка мәхәббәт булдыручы проект өстендә эшләүче бөтен командага рәхмәт белдерәм,– диде ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыкның стратегик үсеш, проектларга һәм инициативаларга ярдәм итү бүлеге башлыгы Динар Хафизов.

Чыгышларны жюри рәисе – РФ атказанган, ТР халык артисты, ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты Резеда Галимова, жюри рәистәшләре – мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию студиясе сәнгать җитәкчесе Лилия Баһаветдиновадан торган компетентлы шәхесләр бәяләде. Алар шулай ук катнашучылар өчен остаханәләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәрделәр.

Зона туры нәтиҗәләре буенча беренче урыннарны «Татэнерго» АҖ филиалы - Зәй ГРЭСЫ, Чистай үзәк район хастаханәсе, «Транснефть - Прикамье» АҖ командалары бүлештеләр.

Икенче урын «Выксун металлургия заводы» акционерлык җәмгыятенең Әлмәт шәһәрендәге филиалы - Бер-ләшкән металлургия компаниясе командасына бирелде.

Санитар-эпидемиологик хәлнең катлаулануы сәбәпле, беренче зона этабы тамашачыларсыз узды.

Зона этапларында үзләре-нең яхшы иҗатларын күрсәткән командалар һәм катнашучылар 12-13 ноябрьдә фестивальнең суперфиналында иҗади көрәштә очрашачак. Ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак.

Җиңүчеләрнең исемнәре 15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта билгеле була. Нәкъ менә биредә Гран-при иясе булган командага ТР Президентының традицион күчмә кубогын, шулай ук 500 мең сум күләмендә акчалата премияне тапшырачаклар. «Безнең заман геройлары» махсус призына ия булганнар 300 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.

 

Фото: Фестивальнең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса