Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт музеенда музыкаль чара узды

Әлмәттә Покрауны каршы алдылар.

Бу көн уңаеннан студентлар театраль тамаша әзерләгәннәр.

Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда Покрауны каршы алдылар. Элек бу көнне көз кыш белән очраша, дигәннәр. Бу көннең гореф-гадәтләре һәм аны борынгыларның ничек уздырулары турында студентлар сөйләде. Алар театраль тамаша әзерләгәннәр. 

Халык традицияләре буенча бу көн көз белән очрашуны, кичке утырулар һәм көзге туй сезоны башлануны билгеләп үтә. Чарада катнашучылар борынгы рус бәйрәме белән таныштылар, хәрәкәтле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар.

«Музейда Музыка» проекты 10 елдан артык тормышка ашырыла. Бу Әлмәт туган якны өйрәнү музее һәм музыка көллиятенең уртак эше. Бу юлы студентлар «Покров көн» әдәби-музыкаль постановкасын тәкъдим иттеләр.

"Чара барышында катнашучылар халык гореф – гадәтләре белән генә танышып калмыйча, үзләре дә процесска җәлеп ителә", - ди Әлмәт туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Резедә Закирова.

Музыка музейда әле яңгыраячак, ел ахырына кадәр һәр сишәмбе  мондый очрашулар узачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса