Саҗидә Сөләйманова иҗаты башкала тамашачысына тәкъдим ителде
Халык китап та укый һәм рәхәтләнеп шигырь дә тыңлый белә икән.
Бүгенге заманда кеше китап укымый дигән сүзләр ишетелсә дә, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырган «Галиҗәнап шагыйрь» циклыннан Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә моның киресен дәлилләде.
Тамашада Г.Камал, К.Тинчурин театры артистлары, татар эстрадасының яшь җырчылары катнашты. Коронавирус кешеләрне куркуга салса да, шагыйрәнең иҗатын яратучылар белән зал тулы иде. С.Сөләйманова белән яхшы таныш булган, исемнәре билгеле шагыйрьләр, язучылар, композиторлар һәм бүгенге яшь буын.
Кичә бер тында, бер сулышта барды. Артистлар шагыйрәнең тормыш юлын гына түгел, җан сулышын, шатлык-кайгыларын, бәргәләнү-өзгәләнүләрен тәсбих итеп бер җепкә тезеп бирә алдылар. Кичә тулы канлы шигъри бер спектакль. Монда «халык дошманы» баласы исемен күтәрү ачысы да, ачлык-ялангачлык газабы, беренче мәхәббәттән ташыган хисләр, гаилә җылысы, бала югалту хәсрәте, кешеләрне тулысынча аңлау, рәнҗү, кичерү, китү һәм мәңгелеккә әверелү иде (сценарий авторы шагыйрә Илсөяр Ихсанова, реж. Илдар Хәйруллин).
Әлеге кичәгә бер төркем әлмәтлеләр дә барды. Әлбәттә, барганда да, кайтканда да сүзебез әлеге бөек иҗат турында, галиҗәнап шагыйрә, шигърият турында булды. Ел саен Әлмәттә әлеге шигырьләрне ишетәбез. Тик һәрвакыт алар яңача яңгырый, яңача ачылалар. Шәхсән, минем үземә шулай. Мин ул көнне Саҗидә апаны бөтенләй дә белмәгәнемне аңладым. Чыннан да, Мөдәррис Әгъләмов дөрес билгеләгән икән, ул ирләр әйтергә курыккан нәрсәләр турында әйтә алган. Тик ул аны шундый оста итеп әйткән, берәү дә «ник алай әйттең» диярлек түгел.
Ул язган шигырьләр көндәлек тормыш мәшәкатьләре турында вак, тар шигырьләр түгел. Анда тирән фәлсәфә, җан газабы. Чын шигырь бит ул искерми, актуальлеген югалтмый. Адәм баласы дөньяны яши-яши аңлаган кебек, шигырьне дә кеше шулай аңлый. Уйлап кына карагыз, үлем белән күзгә-күз карашып торганда «Тормыш, исәнме! » дип әйтү өчен нинди йөрәк, җан, көч кирәк булды икән? Бу бит һәр туган көнгә, һәр татлы искә, кояш яктысына шатлану, яшәүнең кадере, мәгънәсе нәрсәдә икәнен аңлату.
Әлеге шигырьләрдән филармония залы яшәү көче, яшәү мәгънәсе белән тулып, тыгызланып торды кебек. Нечкә билле, тавышлары, тотышлары, сөйләү рәвешләре, эчке кичерешләре төрле булган өч яшь ханым (арт. Г.Хафизова, Р.Сәлахова, З.Зарипова) тулы бер симфония булып Саҗидә Сөләйманова образын гәүдәләндерә алдылар. Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтовның Әдибе күз карашлары белән генә дә Саҗидәсе өчен йөрәген ярып бирергә әзер иде. Ир-егетләр укуында яңгыраган әсәрләре исә аңардагы ирләр ныклыгын, төпле фикерне чагылдырды кебек. «Бигрәк мужественный кеше син, Саҗидә! Иҗатта да, тормышта да; хатын-кыз мужественный булмаса, шагыйрә була алмый» – башкорт халык шагыйре Наҗар Нәҗминең әлеге сүзләрен егетләр үз чыгышлары белән расладылар.
Ә җырлары... Дәртле дә, сагышлы да. Һәркемгә таныш булган «Тормыш, исәнме!», «Гүзәлия җыры», «Саубуллашу вальсы», «Нефтьчеләр маршы», «Урсал тау» һ.б.
Сабыр канатларым,
сабыр канатларым...
Кулым сузып калдым,
чапты пар атларым!
... тик сынмасын гына
сабыр канатларым...
Күкрәктән чыккан куе бәрхет тавыш залны сискәндереп җибәрде. Шигырь тәмам, ә зал сулкылдый иде. Берәүләрнең күзендә, икенчеләренең җанында иде яшь.
Саҗидә Сөләйманова һәркемгә якын. Тик, ни генә әйтсәң дә, әлмәтлеләр аның җаның яхшырак сизә, ныграк тоемлый. Казаннар сөйләгәннәрдән күпкә артыграк, күпкә баерак итеп.
Безнең автобус Әлмәткә чаба. Әлмәт яклары якты, чакрым саен маяклы..
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа