Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мураллар буйлап сәяхәт

Әлмәттә берничә ел эчендә кайбер торак йортларның ян як фасадларында гаҗәеп мураллар барлыкка килде. Алар буйлап сәяхәтләр дәвам итә.

Муралларның һәрберсе тирән тарихи мәгънәгә ия һәм татар халкының буыннан-буынга тапшырылган гореф-гадәтләрен чагылдыра.

Әлеге арт-объектлар үзара бик кызыклы маршрутларга берләштерелгән. Алар белән танышу максатында әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары өчен муралларга җәяү яки велосипедларда экскурсияләр оештырыла.

Узган якшәмбедә «Әлиф-ба» - «Азбука» мураллары буйлап чираттагы түләүсез экскурсия оештырылды. Татар әлифбасы хәрефләрен һәм сүзләрен үз эченә алган сурәтләр белән әкиятләр буенча гид Алсу Әмирова таныштырды. Ул шулай ук татар язмасының тарихы турында да сөйләде. Экскурсиядә мураллар белән танышу рәссам Дмитрий Fatum тарафыннан ясалган «Әлифба» арт-объектыннан башланды. Әлеге муралның төп мәгънәсе - туган телне буыннардан-буыннарга тапшыру. Екатеринбург рәссамы Наталья Пастухованың Тө-зүчеләр проспектындагы 39 нчы йорт фасадында ясаган «Үстерү» муралы исә гаилә кыйммәтләрен яктырта. Сурәттәге ике ат яшь гаилә символы булып тора. Шушы ук проспекттагы 37 нче йорт стенасында ясалган сурәт «Һөнәр» дип атала. Бу Казаннан Гүзәл Гарипова рәсеме. Әлеге сурәттә Сабантуй миз-гелләре чагылдырылган. Шушында ук Севастопольдән килгән рәссам Алексей Кис-ловның «Өй» муралы урнашкан. Берничә буынны берләштерүче зур авыл өе сурәтендә татар халкының милли орнаментлары аеруча төгәл һәм матур итеп бирелгән. Төзүчеләр прос-пектындагы 35 нче йорт фасадын Серпухов рәссамы Роман Мураткинның иҗат җимеше бизи - ул «Җир» дип атала. Ул да татар халкының милли бәйрәме «Сабантуй»га багышланган. Казан рәссамы Рөстәм Сәлимгәрәевнең (Qbic) «Әки-ят» муралы игътибарны аеруча җәлеп итә. Сурәттә кешенең баласы туганнан соң булган уй-хисләре, кичерешләре шулкадәр матур һәм үзенчәлекле итеп ачып салынган.

Алсу Әмирова экскурсиядә катнашучыларга мураллар турында гына сөйләп калмады, алардан теге яки бу объектка карата фикерләрен дә сораштырды. Әйтергә кирәк, мураллар белән танышырга бу көнне төрле яшьтәге кешеләр килгән иде. Мисал өчен, 10 нчы мәктәп укучысы 9 яшьлек Артемий Корчагин үзенең кызыксынучанлыгы белән барысын да таң калдырды. Ул инде мураллар буенча экскурсиягә икенче тапкыр килә булып чыкты. Велосипедына камера беркетеп куйган әлеге малай киләсе экскурсиягә дә бик теләп барачагын белдерде. 82 яшьлек Дамира апа Каюмова исә үзе бер тарихи хәзинәгә тиң. Ул озак еллар «Әлмәтнефть» идарәсендә эшләгән. Безгә үзе Әлмәт тарихы турында бик күп истәлекләр сөйләде. Якшәмбе экскурсиясе хакында «Ветеран» үзәгендә ишетеп белгән икән. Олы яшьтә булуына да карамастан, экскурсияне башыннан азагына кадәр җәяү узды. 29 яшьлек Дамир Җамалиев экскурсиягә беренче тапкыр килгән. Әлмәт егете шәһәрдә мураллар барлыкка килүен игътибарлап карап-күзәтеп барган, ләкин аларның эч-тәлегенә әлегә кадәр нигә-дер игътибар бирмәгән булган.

- Мондый экскурсия оештырылганлыгын ишеткәч, мөмкинлектән файдаланырга булдым әле. Фасадтагы сурәтләргә караш үзгәрде. Чыннан да, аларга бик тирән мәгънә салынганлыгын аңладым, - дип фикерләре белән уртаклашты егет.

Экскурсия барысына да ошады һәм һәркемдә тирән тәэсир калдырды. Алсу Әмирова әле мондый чараларның алга таба да оештырылачагын әй-теп узды. Муралларга ве-лоэкскурсияләр һәм квест рәвешендәге уеннар да үткәнлеген хәбәр итте.

 

Теләге булган һәркем махсус сайтка (https://pablika-art-programma-ska.timepad.ru) кереп теркәлү уза һәм экскурсиядә катнаша ала. Һәркемгә күңелле һәм файдалы яллар телибез!

 

 

Ә – «ӘЛИФБА» (Төзүчеләр пр. 39)

Ө – «ӨЙ» (Төзүчеләр пр., 37)

Ү – «ҮСТЕРҮ» (Төзүчеләр пр., 39)

Җ– «ҖИР» (Төзүчеләр пр., 35)

Һ – «ҺӨНӘР» (Төзүчеләр пр., 37)

Ә – «ӘКИЯТ» (Төзүчеләр пр., 35)

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса