Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Актерларны» бармакка киеп уйнаталар

Новоникольск авылы Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тылсымлы сандык» курчак театры районга гына түгел, республикабызга да билгеле. Кулдан тегелгән курчакларыннан башка үз авылларында да бер генә чара да узмый.

Мәдәният йортында 15 түгәрәк эшли, 140 лап кешене берләштерә. Өлкәннәр өчен бакчачылык, бию аэробикасы, аралашу клубы популяр булса, балалар курчак театрына яратып йөри - күпчелеге тамашачы буларак, әлбәттә.

«Тылсымлы сандык» курчак театры 2012 елда эшли башлый. Аңа Мәдәният йорты җитәкчесе Фәридә Хәмидуллина нигез сала.

- Барысы да оныгым Мәликәнең уеныннан башланды. Бәләкәй чагында без аңа бармакчалы курчаклар сатып алдык. Үзе үскән саен курчаклары да үсте, кызыбызны ияртеп эшкә килгәч, клубка йөрүче балалар белән бергәләп рәхәтләнеп уйнаганнарын күрдек. Аларга карап клуб кысаларында курчак театры оештырып карарга булдык һәм ялгышмадык дип уйлыйм - заманында авылыбызга нигез салган Иван Пасмуров чорында да курчак уйнатканнар бездә, традициябезгә кире кайттык дип саныйм, - ди Фәридә Хәмидуллина.

Күптөрле «актерларны» бармакка киеп тә уйнаталар, җептән тартып та хәрәкәткә китерәләр. Аларның барысы да кулдан тегелгән. Башта бөтен коллектив белән репертуар сайлана, аннан соң нәни артистлар үз геройларының эскизын төзи. Шуннан соң курчакларны тегү-бәйләүгә керешәләр. Анысы олылар эше. Клубта җыештыручы булып эшләүче Рәшидә Смелова белән Фәридә ханым бергәләп ясыйлар курчакларны. Әлбәттә, әкият геройларын хәрәкәткә китерүче балалар һәрвакыт янәшәдә, чөнки алар курчакларны кулларына киеп карарга тиеш. Шуннан соң аларга кием-салым тегелә, макияж салына. Декорацияләрне дә бергәләп кулдан ясыйлар. Мондый тырышлыкның әҗере дә озак көттермәгән - «Тылсымлы сандык» балалар курчак театры «Иделкәем» фестивалендә күп тапкыр катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга да, Гран-прига да лаек булган.

- Балалар өчен әкият ниндидер аерым, үзгә дөнья. Әкиятләрнең тәрбияви роле дә зур тормышыбызда. Бигрәк тә халык әкиятләрен яратабыз. Алар һәрвакыт яхшылыкка өнди һәм азагы хәерле була. Спектакльләребезне тамашачы яратып кабул итә, кая барсак та, рәхәт итеп уйнап кайтабыз. Моннан тыш, авылыбыздагы һәр чарада чыгыш ясыйбыз, смотр-конкурс өчен махсус биючеләр дә тектек әнә, - ди Фәридә ханым.

 

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса