Әлмәт районында яшәүчеләр "Тарихта без эзлебез" фестивалендә җиңү яулады
15 майда Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында "Тарихта без эзлебез" фестивале узды.
Анда районның Габдрахман авылыннан Мотаһировлар гаиләсе катнашты. Әлеге гаилә - Габдрахман авылының иң тырыш, уңган гаиләләренең берсе. 11 буын шаҗәрә төзеп, буыннан буынга күчеп барган мирасны дәвам итеп бәхетле гомер итәләр! Мотаһировлар әлеге фестивальдә җиңү яулады.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа