Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда “Бүләк итү көннәре” хәйрия акциясенә йомгак ясалды

Анда әлмәтлеләр актив катнашкан.

Акция 13-20 февраль көннәрендә узган.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

 «Иң беренче» номинациясендә (музейга иң беренче китерелгән предмет) Моратов Нияз Нер улы-1980-1990 еллардагы кырыну җиһазлары җыелмасы;

«Иң борынгы» номинациясендә Мөхәммәтҗанова Диләрә Әюп кызы 1908 елгы 2 тиенлек тәңкә;

«Эксклюзив» (иң гадәти булмаган, уникаль предмет) номинациясендә Айдарская Әлфия Газиз кызы   «Мәңгелек юлда...» китабы;

«Чор предметы» номинациясендә (аерым тормыш чорын чагылдыручы предмет) Зәйдуллина Лина Расых кызы  «Совет чик сакчыларына дан» күкрәк билгесе, 1980 еллар;

«Фән – легенда» номинациясендә Төхбәтуллина Рәзимә Сәгыйт кызы - РСФСРның Атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре Төхбәтуллин Рәфгать Хуббатулла улына бирелгән грамота, 1978 ел.

Җиңүчеләргә таныклыклар, истәлекле бүләкләр, музейга чакыру билетлары тапшырылган.

Гадәттәгечә, барлык бүләк бирүчеләрнең исемнәре «Бүләк бирүчеләрнең Мактаулы Китабына» кертелгән. Бүләк итү көннәрен үткәрү нәтиҗәләре буенча «Бүләкләр от...» күргәзмәсе оештырылган.

 

 Фото: Әлмәт туган якны өйрәнү музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса