Әлмәттә "Міѕѕ Spring -2021 " матурлык конкурсы узды
Анда Әлмәт шәһәренең 14-18 яшьлек яшүсмерләр клубларына йөрүче кызлар катнашты.
11 март көнне Әлмәтнең яшьләр үзәгендә “Міѕѕ Spring -2021” матурлык конкурсы узды.
Барлык конкурсантлар үзләре турында сөйләргә, иҗади сәләтләрен, аш-су буенча осталыкларын күрсәтергә, интервью, дефиле да көч сынашырга тиеш иде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, жюри әгъзалары балларны исәпләп чыгарды һәм “Міѕѕ Spring – 2021” титулына “Ракета” яшүсмерләр клубыннан Татьяна Васянина лаек булды.
Шулай ук “Иң гүзәл мисс”, “Иң гениаль мисс”, “Иң оригиналь мисс”, “Тыйнак мисс”, “Мисс грация”, “Артистизм миссы”сайлап алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia