“Театральное Приволжье” фестивале балалар һәм яшьләр спектакльләренең видеоверсияләрен карарга чакыра
“Театраль Идел буе-2020” лауреатларының исемнәре 27 мартта Бөтендөнья театр көнендә 13.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) YouTube-каналда узачак фестивальне ябу тантанасында аталачак.
Сайтта тамашачылар Идел буе федераль округының 14 регионыннан 28 спектакль-җиңүче видеоверсиясен карый ала. Анда һәр өлкәдән балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында региональ этап җиңүчеләре җибәрелде. Татарстан республикасыннан округ этабына “Микроскоп” спектакле белән “Дебют” театр студиясе һәм “ЕрашОК” сатира һәм юмор театрының “Буталган әкият”е үтте .
Февраль ахырында республиканың эксперт жюри әгъзалары округ этабына йомгак ясады. Аның составында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ресубликаның театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар, “Казан” журналы баш мөхәррире Альбина Әбсәләмова бар иде.
Коллегиаль тавыш бирү юлы белән Идел буе федераль округының балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында 1 дән 13кә кадәр спектакльләрнең ике төбәк рейтингы формалаштырылды. Шулай ук “иң яхшы режиссерлык эше”, “иң яхшы актер”, “иң яхшы актриса” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде (балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында аерым).
Утырыш онлайн-режимда Zoom мәйданчыгында узды.
Рейтинглар нигезендә барлык төбәкләрдән жюри тарафыннан йомгаклау тавыш бирүе узачак, аның нәтиҗәсендә фестиваль җиңүчеләре дә билгеләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia