Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Тормыш яме – сандугачлар

Узган елның авырлыкларыннан соң бик зур өметләр баглаган Үгез елы республикабыз көньяк-көнчыгышында күркәм мәдәни чара белән башланып китте.

«Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәк фестивале ул.

Таҗлы вирус сәбәпле «Хореография» һәм «Театраль иҗат» номинацияләре былтыр онлайн-режимда узды, йомгаклау концерты бөтенләй үткәрелмәде. 24 нче сезон да онлайнга күчәрме дигән шик-шөбһә булса да, бәхеткә, ул традицион форматта башланып китте. Нефть төбәгенең яшь талантлары «Вокал-соло» номинациясендә көч сынашырга «Татнефть»нең социаль объектлар идарәсенә караган «Кояшлы» лагерена җыелды. Жюри әгъзалары бәйгечеләрне ике көн дәвамында тыңлады.

Әлеге фестивальне балалар, аларның педагоглары, жюри әгъзалары да түземсезлек белән көтә. Гыйнвар аена аяк басу белән йөрәк җилкенә башлый: быел нинди йолдызчыклар кабыныр, алдагы елларда чыгыш ясаган балалар осталыкларын тагын да шомартты микән, дип уйлана башлыйсың. Кайчандыр шундый күркәм фестиваль үткәрергә тәкъдим итүчеләрнең дә, бүгенге көндә бу традицияне дәвам итүчеләрнең дә барысына зур рәхмәт, – дип уртаклашты жюри рәисе, ТРның һәм РФнең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина.

Кайчандыр тәүге тапкыр фестивальдә канат чыгарган 100 гә якын балага сәнгать белән бәйле һөнәр сайларга нәкъ менә «Сандугач сайрар илем» фестивале этәргеч бирде. 2005 елда Гран-при яулаган Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов хәзер үзе Зилә Даяновна белән бергә яшь талантларга бәя бирә. Ирешелгән уңышлары бихисап, дөньяның төрле почмакларында татар җырларын яңгыратты. Фестивальнең ачылуы белән котлап, ул Рөстәм Яхинның «Сорнай моңы» җырын башкарды.

Без сезне шундый сагындык, техника ничек кенә алга китмәсен, күзгә-күз очрашуларны берни дә алыштыра алмый, безгә сезнең йөрәкләрегездән, күзләрегездән җылылык, нур кирәк, – диде «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова.

Быел 16 муниципаль районның шәһәр-бистәләреннән 90 га якын бала имтихан тотты. Кайчандыр фестивальдә катнашкан балалар бүген үзләре вокал дәресләре бирә, инде үз шәкертләрен алып килә.

Беренче көнне жюри әгъзалары кечкенәләрне тыңлады. Җиңүчеләр, традиция буенча, халык һәм эстрада җырларын башкаручылар арасында ачыклана.

Кечкенә генә булсалар да, алар сәхнәдә үзләрен шактый иркен тоталар. Кайберләренең беренче ел гына катнашуы түгел. Зәйдән Александра Шишмогаева, мәсәлән, ансамбль составында да җырлый, халык җырлары белән аерым да чыгыш ясый. «Тугач та чәрелди башлаганмын, шуңа әнием мине вокал бүлегенә бирергә булган», – диде ул.

Үз яшь төркемендә ул 1 нче урын яулады. Әйтергә кирәк, Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы «Мирас» ансамбле җитәкчесе Әлфия Вәлиуллинаның тагын бер укучысы – Миләүшә Әгъләмова да I дәрәҗә лауреат булды.

Әлмәтнең татар гимназиясендә укыган чакта фестивальдә даими катнашып килгән, йомгаклау концертларын алып барган Тимур Мусин бүген Әлмәт музыка көллиятендә белем ала. Быелгы фестивальдә ул студентлар арасында 1 нче урын алды. Арина Бочкарева (Зәй), Ева Тишкова, Азат Әхмәтшин, Екатерина Нуждина (Түбән Кама), Ленара Фәрдиева (Актаныш), Асылъяр Асылхуҗина, Милана Краснова (Әлмәт), Данил Солтанов (Лениногорск) өчен дә 2021 ел, фестивальнең 24 нче сезоны уңыштан башланды – алар I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Төрле елларда фестивальләрдә катнашып килгән Арпинэ Манукян жюри әгъзаларын таң калдырды. Бертавыштан алар аңа иң югары балларны куйдылар. Яңа сезонның беренче Гран-при иясе әрмән милләтеннән, Әлмәттә туып-үскән, төрле телләрдә җырлар башкара. Гала-концертларда ул фестивальнең символы булган Сандугач ролен башкара иде. Хәзерге вакытта Яшьләр үзәге каршындагы «Лира» җыр театрында шөгыльләнә.

Җиңүчеләргә дипломнар, «Татнефть» Хәйрия фондының сувенирлары, «Рухият» тарафыннан нәшер ителгән китаплар тапшырылды. Ә I дәрәҗә лауреатларга, боларга өстәп, «Союзмультфильм» студиясенең мультконцертына билетлар да бирелде.

Халык арасында сан-дугачларга бәйле хорафатлар бик күп. Алар начар, тискәре энергия булган җиргә беркайчан да оя кормыйлар. 1998 елда оя корган сандугачларыбыз тормышыбызны ямьләүчеләр.

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса