Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Гел исемдә йөртәм

Туган җирен яраткан кеше авыл тарихында үзенең эзен калдыра, күркәм эшләре белән авылдашлары күңелендә урын ала.

Сәрия Гәрәй кызы Мөхәммәдъярова шундыйларның берсе. Ул күңелендә булган хисләрен шигырь юлларына тезә. Язган шигырьләрен түкми-чәчми җыеп бара, шулай җыентык хасил була. Язмаларын «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсенә җибәрә. Аның җитәкчесе, шагыйрә Миңзифа Әхмәтшина Сәрия апаның иҗатын бәяләп, китап итеп чыгарырга тәкъдим ясый. Шулай итеп, шигырь китабы дөнья күрә.

Шул уңайдан мәктәбебездә «Гел исемдә йөртәм» дигән шигырь китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы мәктәптә «Шигъри җанлы дусларым, илһам сезне ташламасын!» дигән әлеге чара белән башланып китте.

Сәрия апаның туган авылы шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәллектә, урман эчендә урнашкан. Шуңа күрә дә ул үз иҗатында авылның табигатен сакларга, яратырга, ата-аналарга игътибарлы, ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, дуслык-туганлыкның кадерен белергә өнди. Туган телгә бәйле көнүзәк мәсьәләләр дә аның каләменнән читтә калмый. Китапның соңгы битләрендә Сәрия апаның кызыклы балачак хатирәләре урын алган.

Китапны тәкъдир итү чарасында укучылар, укытучылар, мәктәп директоры Надил Мортазин, авыл җирлеге башлыгы Илсур Абдуллин, авыл китапханәчесе Гөлүзә Нурый кызы һәм шагыйрә Миңзифа Әхмәтшина катнашты. Тантананы Миңзифа Әхмәтшина ачып җибәрде. Сәрия ханымның беренче укытучысы Флера Шәйхлиева мәктәп елларын искә төшерде. Ике шагыйрәнең дә шигырьләре яңгырап торды, туган якка багышланган җырлар башкарылды, яңа гына табадан төшкән шигырьләр укылды. Тормышта булган кызыклы вакыйгалар искә алынды. Килгән кунаклар шагыйрәләребезгә теләк-ләрен җиткереп, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Укучыларыбыздан да матур, яңа иҗат җимешләре көтеп калабыз!

 

Зөһрә Хаҗиева,

Иске Михайловка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса