Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

КФУ профессоры: "Татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә"

Күпчелек татарлар телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.

Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьмин белән "Галстуксыз" интервьюсында сөйләде.

"Татар теленә килгәндә, бүген, төрле мәгълүматлар буенча 7 миллионга якын кеше сөйләшә. Төрле чыганаклар, төрле мәгълүматлар бар, әмма бу санны нигез итеп алырга мөмкин", - дип сөйләде профессор.

Ул билгеләп үткәнчә, нигездә, татар телендә көнкүреш дәрәҗәдә сөйләшәләр. Татарстанда 2 миллион татар яши, димәк, республика Хөкүмәте алдында да, халык алдында да җитди бурыч тора, Татарстаннан читтә яшәүче халыкка ничек ярдәм итәргә, ничек булышырга, дип ачыклык кертте Җамалетдинов.

90 нчы еллардан бирле мәктәпләрдә татар телен укытуның нәтиҗәсезлеге, Телләр һәм халык бердәмлеге елында чаралар оештыру, глобализация һәм сленглар турында Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдиновның иртәгә sntat.ru сайтында чыгачак Андрей Кузьмин белән «Галстуксыз» интервьюсында таныша аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса