Ландыш Нигъмәтҗанова кабат әни булган!
Instagram социаль челтәрендә җырчы шатлыгы белән уртаклашкан.
"Тагын бер кечкенә җимешебез бар, малаебыз туды! Аллага шөкер!", - дигән ул.
9 декабрьдә ул дүртенче тапкыр әни булган. Сабый 2970 грамм авырлыкта, буе 50 см дип язылган. Ул кичке алты туларга ун минутта туган.
Моңа хәтле Ландыш Нигъмәтҗанова һәм аның ире Фәрит Таишев кызлары Ләйлә, уллары Әнвәр һәм Гомәрне тәрбиялиләр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа