Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллинаның гаиләсендә кайгы
Әлмәт театры артисты гаиләсе зур югалту кичерә.
Аның әтисе вафат булган.
Аңа 2 яшь булганда әти-әнисе аерыла, әнисе кабат кияүгә чыга. “Үз әтиемне беренче тапкыр 18 яшемдә генә күрдем. Ул 55 яшендә яман чирдән китеп барды. Ә бу әтием 2 яшемнән алып, шушы көнгә кадәр үстерде мине”, - дигән ул.
Мәдинә Гайнуллинаның, барлык якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Фото: "Шәһри Казан"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia