Спектакльләргә җан өрүче
Театрга спектакль карарга килгән гади тамашачы сәхнәдә уйнаучы артистларны гына күрә. Премьера вакытында режиссерны, исән-сау булса, авторны да алкышлыйлар.
Драматург язган әсәрне исә тамашачылар хозурына китереп җиткерү өчен дистәләрчә кеше хезмәт куя. Күпсанлы һөнәр ияләре арасында рәссамнар аерым бер урын алып тора.
Билгеле булганча, театр рәссамы спектакльнең тышкы кыяфәтен булдыра, декорацияләр ясау, сәхнәне бизәү белән шөгыльләнә. Режиссер белән кулга-кул тотынып эшли, аның иҗади планнарын тормышка ашыра.
76 еллык тарихы булган Әлмәт татар дәүләт драма театрында төрле елларда берсеннән-берсе талантлы рәссамнар эшли. Шуларның берсе - Фазыл Әхсәнов. Сән-гать коллективының алтын чоры саналган вакытта - легендар режиссер Гали Хөсәенов белән берлектә спектакльләргә җан өрә.
Тумышы белән ул Әлмәт районы Тайсуган авылыннан. Башта сигезьеллык мәктәптә укый, аннары күрше Габдрахман авылында урта белем ала.
Рәсем ясау сәләте кечкенәдән.
Калай табакка акбур белән совет кешесенең кумиры булган Ленин портретын ясый. Күршедәге Яскәр ясаган рәсемнәрне күзен дә алмыйча карап тора. Акварель буяуларның исе магнит кебек тартып тора Фазылны.
Туганнары Фәрваз абый Карагандадан тальян гармун алып кайта. Ялтырап торган гармун рәссам Яскәрне бик кызыктыра, еш кына уйнарга сорап тора. Каршы килми Фазыл, тик бер шарт белән: рәсем ясарга кулы кычытып торган үсмергә буяулар кирәк. Яскәр буяулар белән бүлешә. Тик алар акварель буяулар гына шул. «Эх, майлы буяулар булса, картиналар ясар идем», дип хыяллана Фазыл.
Сеңлесе Нурсинә акча табып, абыйсына булышырга була. Ул чорда илдә иң сыйфатлы саналган Ленинград буяуларына һәм пумалаларына заказ бирә. Күпмедер вакыт узгач, күптән хыялланган буяулар һәм пумалалар килеп җитә. Болары булды, тик рәсемне нәрсәгә төшерергә? Анысы да хәл ителә: клеенка сатып алып, тискәре ягына рәсемнәр ясый башлый. Ясап кына калмый, сата да. Ул елларда күп кенә гаиләләрнең йортларын Фазыл Әхсәнов кулы белән ясалган пейзажлар бизәгәндер. Халык аеруча болан сурәтләренә өстенлек бирә, әлеге җәнлекләр төшерелгән плюш келәмнәр кайчандыр модада булган, шуңа Фазылның картиналарына да сорау зур була. Ә сатудан кергән акча буяулар алырга тотыла.
Дүшәнбедән кунакка кайткан туганнары Фазылның «рәсем белән җенләнүен» күреп, үзе белән ерак Таҗикстанга алып китә. Анда сәнгать училищесы бар икән, махсус белем алырга киңәш бирә ул егеткә.
Берничә елдан - әниләренең вафатыннан соң Нурсинә дә кояшлы Таҗикстанга юл тота. Барып җитүгә, кызганыч хәлгә тап була: абыйсының дүрт айга фатир өчен әҗәте җыелган, ашарына юк. Таҗик егетләре контроль эшләрен эшләп биргән өчен көнгә бер тапкыр чәйханәгә алып керәләр.
1963 елда училищены тәмамлап, туган якларына кайта Фазыл. Әлмәт татар дәүләт драма театрына нәкъ шул елны рәссам булып урнаша һәм баш-аягы белән эшкә чума. Актерлар белән бергә рәссам Фазыл Әхсәновның иҗат җимешләре дә авылдан-авылга, районнан-районга «сәяхәт» кыла. Әлмәтлеләр башкалабыз Казан сәхнәсендә дә, мил-ләттәшләребез күпләп яшәгән башка төбәкләргә дә гастрольләргә барып, культура хезмәте күрсәтәләр. Театр коллективына илебез башкаласы Мәскәүдә дә чыгыш ясарга насыйп була.
Бүгенге көндә күп кенә театрларда декорацияләр минималь дәрәҗәдә, күпчелек очракта сәхнә бизәлеше өчен заманча техник чаралар кулланыла. Ә ул чакта... Автор язган әсәрне, режиссерның идеясен тулысынча ачып бирү өчен рәссам армый-талмый эшли.
1979 елда Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» драматик хикәясе буенча куелган спектакль өчен автор, режиссер Гали Хөсәенов һәм төп рольне башкаручы Дамира Кузаева республикабызның югары бүләге - Габдулла Тукай премиясенә лаек булалар. Әлеге спектакльнең уңышында, әлбәттә, якташыбыз Фазыл Әхсәновның да өлеше бар. Рәссам буларак, афишада аның исем-фами- лиясе дә язылган.
Театрның сәхнәсез булса да үз бинасы төзелгәч, шуннан рәссамга да бүлмә бирелә. Дистә елга якын эшләү дәверендә якташыбыз җан өргән спектакльләр бихисап. Үз-үзен аямыйча эшләве, кызганычка каршы, сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Гомеренең соңгы ике дистә елын ул караңгылыкта уздыра, бәхетенә, хатыны сукырайган ирен тәрбияли, төшенкелеккә бирелергә юл куймый.
Әхсәновлар гаиләсендә Фазыл гына рәсем ясамый. Сеңлесе Нурсинәгә дә табигатьтән мондый сәләт бирелгән. Лениногорскида һөнәр училищесында укыганда чигү белән дә мавыга. Комсомол значогыннан карап, мулине җепләре белән Ленин портретын чигә, озак еллар ул уку йортының комсомол комитеты бүлмәсендә эленеп тора. «Ленин портретын теләсә кемгә ясарга ярамый, моның өчен махсус рөхсәт алырга кирәк иде, ә мин барыбер ясадым», - дип искә алды ул.
Нурсинә апаның оныгы Гүзәлгә дә күчкән сәләт. Башта ул Азнакайда балалар сәнгать мәктәбендә укый, аннары сәнгать көллиятен тәмамлый, сәнгать академиясендә белем ала. Гөлсинә апаның оныкчыгы Диләрә дә рәсем ясарга оста. Аның кулы белән ясалган рәсемнәрне кадерләп саклый әбисе.
Кеше китә, җыры кала, диләр. Фазыл Әхсәновның вафатыннан соң күпсанлы картиналары кала. Берничәсе Тайсуганда яшәүче бертуган апасы Гөлсинә Яруллинада да саклана. Йорт диварларына эленгән картиналарга карап Гөлсинә апа энесен искә ала, күңелендәге хатирәләрне яңарта.
Наилә Ганиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа