Әлмәт драма театры яңа сәхнәдә 76 нчы сезонын ачты
Әлмәт татар дәүләт драма театрында 76 нчы сезон ачылды. Яңа сәхнәдә!
Бу вакыйганы театр әһелләре дистә еллар көткән. Тимер дә арый диюләре хактыр. «Бу сәхнәдә бәхетсезлекләр дә була язды» дип билгеләде Әлмәт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева. Ниһаять, аларның хыяллары чынга ашты.


Әлмәтлеләр хәтерли булыр, әлеге бина 1960 елда нефтьчеләрнең Техник йорты итеп ачыла. 1989 елда аны Әлмәт театрына тапшыралар. Шушы дәвердән нефтьчеләр башкаласы үз театры булган шәһәр булып яши башлый. Әлбәттә, бина яңартылмады түгел, 2004-2005 елларда аңа реконструкция ясалды, 6 ел элек фасады яңартылды. Әмма сәхнәгә кагылмадылар. Сәбәбе ремонтның кыйммәт булуы белән аңлатылды. Әйе, сәхнә идән белән пәрдә генә түгел, андагы механизмнарның, технологик конструкцияләрнең очы-кырые юк. Гади тамашачының күзенә ташланмаучы җиһазлар, яктырткычлар, тавыш көчәйтү системалары, әйләнмәле боҗра, оркестр чокыры, тагын әллә ниләр бар. Аларның хәзер барысы да өр-яңа. Моңа кадәр театрда булмаган IT-телевидение системасы, режиссер ярдәмчесе пульты да урнаштырылган. Бу кадәр яңалык-үзгәрешләрне үз эченә алган яңа сәхнәгә элеккедән килгән йола буенча беренчеләрдән булып, «бии-бии» нәни песи аяк басты – бәрәкәт, уңышлар һәм муллык алып килсен!


Төшләргә дә кермәгән яңарышка һаман да ышанып бетмәүче һәм сөенечләре күңелләреннән ташып торучы артистларның исә яңа сәхнәгә берчә дулкынланып, берчә дәртләнеп, галәмне яңгыратырдай итеп шаулап-гөрләп, шул ук вакытта гарәбәдәй сап-сары идәнгә йомшак кына басып чыгулары аңлашыла да. Беренче чирканчык алганнан соң, биеп тә күрсәттеләр соң! Җырладылар, шаярдылар, сикерделәр, сөенделәр. Аларның кәефен тамашачылар да эләктереп алды – алкышлар бер генә минутка да тынмады. Фәридә Исмәгыйлеваның йөрәк түреннән чыккан ихлас сүзләрен театр сөючеләр дәррәү күтәреп алды.
- Колачлы яңарыш бары тик «Татнефть» компаниясе ярдәме белән мөмкин булды. Сәнгатькә хәерхаһлы Наил Магановка шәхсән рәхмәт!
Күпләр бу көнне сәхнәне театрның йөрәгенә тиңләде, көчле алкышлар астында кабатланмас куелышлар белән аның ялкынланып «тибүен» юрады. Мәртәбәле кунакларның театр әһелләренә юллаган мактау сүзләре, сәләтләренә сокланулары урынлы. Район башлыгы Тимур Нагуманов драма театрын «әлмәтлеләрне рухи яктан баетучы», «Татнефть» компаниясенең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин «халыкка хезмәт итүче» дип атады. Фәридә Исмәгыйлева исә ике сүз белән үзләренең хис-кичерешләрен әйтеп бирде:
- Без тәхетле һәм без бәхетле театр!
Тантаналы ачылышта район башлыгының «Ел актеры» премиясе ияләрен дә игълан иттеләр. Быел әлеге мәртәбәле исемгә «Эзоп» һәм «Микулай»дагы рольләре өчен Лилия Заһидуллина лаек булды.

5 ел дәвамында тапшырылучы Дамира Кузаева исемендәге премия Алсу Сибгатуллинага бирелде.

Матур рольләргә һәм бүләкләргә дәгъва итүче артистлар саны театрда быел да артты – труппага дүрт яшь артист кушылды. Рамазан Йосыпов, Айгөл Шәйхетдинова, Нәфис Газиев, Илүзә Нәбиуллина сәхнә түрендә олпат артистларыбыз Луиза Солтанова белән Роза Салихованың фатихасын алды.

Әлмәт драма театрына хас булганча, яңа сезон премьера белән ачылды.

Тамашачыларга бу көнне «Кайда минем илем?» документаль спектаклен (режиссеры Ильяс Гәрәев) тәкъдим иттеләр. Узган сезонда ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгына куелырга тиеш булса да, чикләүләр сәбәпле ул кече залда гына күрсәтелгән иде. «Идел-Урал» легионы вәкиле, якташыбыз Гарәф Фәхретдинов истәлекләре буенча сәхнәләштерелгән спектакль фашист әсирлегендә, соңрак легионда газап-михнәт кичкән, концлагерьдан җай чыгу белән үз ягына качу теләге белән янган, сугыштан соң совет лагерьларында җәфа чиккән ачы язмышлы каһарманнар турында.


Әлмәт драма театры кабатланмас куелышлар белән гаҗәпләндерә белә. Яңа сезонда алар 7 премьера вәгъдә итә. 25 ноябрьдә тамашачы «Аһәң» (сәнгать җитәкчесе), 26 сында «Адашкан ир» (режиссеры Зиннур Сөләйманов) спектакльләрен күрә алды. «Режиссерлар чират тора», - диде уены-чыны бергә Фәридә Исмәгыйлева. 8 айлык тәнәфес тә үзен сиздерәдер, яшерен-батырын түгел, режиссерлар да Әлмәт драма театры белән эшләргә атлыгып тора. Өстәвенә миллионлаган суммага яңартылган заманча сәхнәдә!

Гөлназ Гыйззәтуллина
Татьяна Афонина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia