21-27 апрельдә әлмәтлеләр музейларга бушлай керә алачак
Быел беренче тапкыр республикада "Татарстанның музейлы язы - 2014" акциясе оештырыла. Әлмәт музейлары да читтә калмый.
Туган якны өйрәнү музеенда, Картиналар галереясында (22-26 апрельдә), Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мемориаль музейда күргәзмәләр, экскурсияләр, кызыклы чаралар узачак. Мисал өчен, Картиналар галереясында 22-23 апрельдә Веснянка курчагын ясау буенча мастер-класс үткәрү планлаштырыла. Ризаэддин Фәхреддин музеенда экскурсияләр яшь категориясе буенча һәм ике дәүләт телендә алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа