2014 ел Россиядә мәдәният елы дип игълан ителгән
Владимир Путин Россиядә мәдәният елын уздыру турындагы указга кул куйды.
Аның нигезендә 2014 ел мәдәният елы дип игълан ителгән.
Бу нәүбәттән оештыру комитеты булдырырга һәм төп чаралар планы эшләнергә тиеш, дип хәбәр итә «Российская газета».
Узган елның сентябрендә спикер Валентина Матвиенко беренчеләрдән булып мәдәният елын уздыру идеясе белән чыккан була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа