18+. Шомлы «Кибет» Әлмәтне шаулатты [+ФОТОЛАР]
Гади кибеткә генә кереп чыксам, мин бу кадәр чуар уйлар, җанга тынычлык бирмәүче хисләр өермәсендә калмас идем. Мин күргән «Кибет» куркыныч, анда кичергәннәремне, колакта һаман саен чыңлап торган сүзләр җанны үтмәс пычак белән телгәли кебек...
Театр чынбарлыкка нигезләнеп язылган «Кибет» спектаклен тәкъдим итте.
18+. Әлеге тамганы күргәч, сискәнеп киттем: сәхнәдә нинди 18+ булуы мөмкин? Укыган әсәрем түгел, бары аның тормыштан алынып язылганлыгын гына беләм (авторы - Олжас Жанайдаров). Ябык пәрдәләр артында сәгать ярым ни күрсәтерләр? Мине киеренкелектә тоткан икенче нәрсә - спектакльдә ике генә актер уйнавы. Ялыктырмасмы? Режиссер сәхнәдәге бертөрлелектән ни рәвешле качкан? Башымдагы һәр күзәнәкне тынычсызландырган бу сорауларга спектакльдән соң җавап табылды, билгеле, тик күңел генә тыныч түгел. Бәлки премьера уңаеннан тиз генә язарга утырмавым да шуның белән бәйледер. Уйландыра... Безнең тормышның бу кадәр ачы, кешенең очсыз товар булуы, илдә корыта алмаслык дәрәҗәдә тамыр җәйгән ямьсез күренешләрнең, мөнәсәбәтләрнең чүпрә кебек кабаруы - спектакль барысын да фаш итте.
Сәхнәдә хакимлек иткән кара төс, агач әрҗәләр, кадаклар - бәян ителүче хикәятнең җанөшеткеч булуына ишарәли. Бүгенге заманда коллыкка эләгеп, иза чигүдән йончыган Карлыгач (Диләрә Ибәтуллина) һәм салкын канлы, каты куллы, залим хатын - Зияш (Мәдинә Гайнуллина) тарихы Мәскәүдәге «Кибет»тә бара. Әйе, бүген коллык моңарчы күрелмәгәнчә киң таралган. Аларны тиз арада эш процессына кертеп җибәрү, кыйммәте кимүгә башкасына алмаштыру берни түгел. Бәхет эзләп, башкалага килгән яшь казах кызы Карлыгач та коллыкка эләгә, ирегеннән, исеменнән, баласыннан мәхрүм ителә. Котылырга теләп талпыну мәгънәсез, беренчедән, ул тәүлек әйләнәсенә күзәтү астында, икенчедән, аның кебекләр янәшәсендә булса да, ул ялгыз. Чөнки башкалар инде күнгән, ачы тәҗрибә канатларын сындырган. Бизнес җәелдергән икенче казах хатыны Зияш исә тәүге карашка үзенә-үзе хуҗа булып күренсә дә, ул да кол хәлендә: байлык туплауда эшче куллар булган коллары өчен дә (алардан башка ул бөлгенлеккә төшәчәк), законсыз бизнесын яшерү өчен югарыдагыларга әҗер түләве белән дә. «Кибет» - әнә шушы чынбарлыкны тасвирлый.
Ике хатынның монологыннан торган сюжетсыз спектакльне режиссер Эдуард Шахов пластика һәм актерларның газаплары аша тамашачыга тәкъдим итү юлын тапкан. Диләрә белән Мәдинә исә әлеге рольләрдә чын мәгънәсендә яшәде. Беренчесе, чагыштырмача яшь актер буларак, минем өчен яңа яктан ачылды. Мондый Диләрә - хис-кичерешләргә бай, физик яктан үзен аямаучы, ясалмалык кулланмаучы, тормышчан итеп уйнаучы актер - театр өчен табыш. Төрле рольләрдә күреп өйрәнгән Мәдинәнең әлеге ОБРАЗЫНА карата миндә нәфрәт уянды, чөнки ул аны шулкадәр дәрәҗәдә тамашачыга җиткерә алырдай итеп уйнады. Артист үзенә йөкләтелгән бурычны тулысы белән башкарды. Кыскасы, 18+ үзен аклады. Әлмәтчә шомлы, ярсу хисләргә бай спектакль беренчесе булып театр тарихына керде. Олжас Жанайдаровның әлеге пьесасын тәүге тапкыр сәхнәләштерүчеләр дә әлмәтлеләр. Ике ел элек язылган әсәр берничә фестивальдә, бәйгеләрдә җиңү яуларга да өлгергән. Игелекле ният белән кырын гамәлләр бик еш кылына шул. Безнең илдәге чынбарлык шуннан гыйбарәтме?
...Югалтыр нәрсәсе калмыйча, көчлегә әверелгән Карлыгачның исән калып, явыз Зияшның бакыйлыкка күчүе белән тәмамланганга күрә күңелнең тирән бер почмагы яхшылыкның җиңүенә тантана итте. Тик чынбарлыктагы финаллар күп очракта кырысрак шул.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Рәмис Нәҗмиев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа