Реклама
Хәзер теге яки бу ризыктан тыелып тора-тора диета тоту модада түгел. Ябыгырга теләүчеләр яраткан ризыкларыннан баш тартмыйча гына авырлыкларын киметергә тырыша. Шуңа да теге яки бу халыкның милли кухнясына мөрәҗәгать итү модага керде. «Читләрнең» диетасы файдалымы?
Мушкетерлар табыны
Французлар кухнясының төп үзенчәлеге - исәпсез-хисапсыз яшел тәмләткечләр, артишок, спаржа яки брюссель кәбестәсе кебек экзотик яшелчәләр һәм тамыразыклар. Яшелчәләрне гарнир урынына гына түгел, төп ризык итеп тә кулланалар. Үзенә күрә витаминлы да, эчәклек өчен файдалы да булган ризык әзерләнә. Француз табынын соустан башка күз алдына китереп тә булмый. Франциядә соусларның 3 мең төре теркәлгән. Алар ризыкка тәм генә кертеп калмый, ә эшкәртелү тизлеген арттырырга да ярдәм итә. Шәраб табынга да куела, ризык әзерләгәндә дә кулланыла. Французлар, кызыл шәраб организмга ризыкны үзләштерергә ярдәм итә, кандагы липидларның күләмен көйли, атеросклерозны кисәтә, дип саный.
Калдыксыз меню
Кытай рационын дөге, яшелчә, кузаклылар, ит, балык һәм диңгез ризыклары тәшкил итә. Кытайлы табын корып үткәргән вакытның 70%ын ризыкны әзерләүгә сарыф итә: чистарта, өч төрле суда юа һәм озак вак чылатып тора. Ә менә утта пешерү вакыты бик кыска: ризыкны көчле утта 2-3 минут кына кыздырып алалар. Кытайлылар тоз кулланмый, аны соя соусы алмаштыра. Аларда вейдзин дип аталган тәмләткеч тә бар. Ул хәтерне һәм нерв системасын ныгыта, тик аллергия китереп чыгарырга мөмкин.
Самурай табыны
Японлылар калория күләме европалыларныкыннан ике мәртәбә түбәнрәк булган ризык ашый. Ябыгу өчен бер дигән чара. Болай туклану бер ай эчендә 3-5 кг авырлыкны ташларга мөмкинлек бирә.
Япония диетасының дүрт баганасы - балык, диңгез ризыклары, дөге һәм соя. Дөге Япониядә ипине дә алмаштыра. Соя бөртекле килеш тә, мае да, йогырт яки сыр итеп тә кулланыла. Ул яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә. Балык организмны кальцийга баета. Японлыларның төп эчемлеге - яшел чәй. Диетологлар яшел чәйне антиоксидантлар, картаюга каршы көрәшүче С һәм Е витаминнары чыганагы дип саный.
Ризык әзерләгәндә Япониядә тоз кулланмыйлар. Бу исә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклый.
Кришна диетасы
Һиндлылар күпчелек үсемлекләр белән генә туклана. Дөге, кукуруз, кузаклылар һәм түбән сортлы оннан әзерләнгән камыр ризыклары - һиндлыларның бар ашаганы менә шулар. Сөт ризыкларыннан әчегән сөткә өстенлек бирәләр. Иң киң таралган ризык - үсемлек маенда пешкән пылау. Аларның рационы йөрәк-кан тамырлары системасын атеросклероздан саклый, үсемлек клетчаткаларына һәм витаминнарга бай.
Кайсын сайларга?
Бер карасаң, һәр кухняның организмга файдалы яклары күп. Тик диетологлар русиялеләргә «чит» диеталар белән мавыгырга киңәш итми. «Кеше үз халкының ризыгына гасырлар буе ияләшә. Нәтиҗәдә, татар белән японны чагыштырып карасаң, аларның эчәклек микрофлорасы да төрле. Японлы, мәсәлән, балыктан күчкән гельминтоз авыруыннан интексә дә, озак яшәргә мөмкин. Ә русияле организмына әлеге паразит эләгү бик куркыныч. Гомере буе дөге ризыгы ашаган кеше безнең ипине ашап, сырхауханәгә эләгергә мөмкин. «Чит» ризыкларны авыз итәргә ярый, тик диетаның үзебезнекен сайларга тырышыгыз».
Кухняларның кимчелекләре
Япония. Чи балык, диңгез ризыклары аша гельминтлар (паразит суалчаннар) эләгә. Дөгене күп ашап, яшелчә һәм җиләк-җимештән баш тарту эч катуга китерә. Сөт ризыкларын кулланмау аркасында организмга кальций җитешми башлый.
Һиндстан. Аксымга ярлы булган ризыкны озак вакыт куллану аркасында анемия башланырга мөмкин. Ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан интегүчеләргә тәмләткечләр ашарга киңәш ителми.
Кытай. Югары калорияле ризык. Авырлыгы артык булганнарга әлеге кухня киңәш ителми. Яшелчәләр һәм җиләк-җимеш күләме бик аз.
Франция. Майлы ризык (паштет, каз бавыры, атланмай) артык күп. Ризыкны әзерләүгә күп вакыт тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+