Йомырка сумсасы
Мондый сумсаның эчендә йомырка белән дөге була.
Дөгене чистарткач, җылы суда юалар да артык издермичә генә тозлы суда пешерәләр, кайнар су белән юып, саркыталар. Кабарган әче камырны 50 г лы кисәкләргә бүләләр дә җәяләр.
Суынган дөгегә эретеп май, каты итеп пешкән, вак итеп туралган йомырка өстәп, тоз сибеп, барысын бергә болгаталар. Җәйгән камырга шушы эчлекне салалар.
Сумсаны мичтә (духовкада) пешерергә, майда йөздереп кыздырырга да ярый.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia